Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

МАРТ СЫНАМЫШЛАРЫ.

Халык әйтсә-хак әйтә.

Әйдәгез без дә сынап карыйк.Гәрчә бу сынамышлар халык теленә кергәнгә фәлән еллар үтсә дә, заманалар үзгә булса да-шактый сынамыш чынга ашып бара.

23 март көнне ала карга томшыгын канат астына яшерсә – суыта.

24 март ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла.

25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яки кардан йөрсә – көннәр җылыта.

6 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә – алдагы атна җылы булыр.

27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылык.

28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр.

29 март нинди – апрель шундый. 30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.

31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев