Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Марат Яруллинның Блоговещенск шәһәрендәге концертыннан соң күңелсез хәл килеп чыккан

Фотосессия вакытында фанаткалары җырчының муенын тырнап, канатып бетергән.

«Благовещенск бик зур рәхмәт, бик күңелле кич булды. Ләкин тагын бер кат кайбер кызларның әшәкелегенә инандым. Фотосессиядә тагын күңелсез вакыйга булды. Әллә үбешәсе килде, әллә нәрсә... Менә шундый хәлләрләрдән соң минем баша фотосессия ясыйсым килми. Бу инде бернинди кысаларга да сыймый», – дип тырналып беткән муенын күрсәтә җырчы.

Җырчы башка концертлардан соң фотосессияләргә чыкмаячагын җиткергән.

Шунысын да искәртик, Марат Яруллинның фанаткалары тарафыннан мондый һөҗүмнәргә беренче генә юлыгуы түгел. Әле күптән түгел генә бер кыз аның муенын тешләгән иде.

Марат өйләнсә, бәлки, гашыйк фанаткалары да бераз тынычланырлар иде. Вакыт җитмәдеме икән?

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты
Фото Марат Яруллинның социаль челтәреннән скрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Марат Яруллинның Блоговещенск шәһәрендәге концертыннан соң күңелсез хәл килеп чыккан

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев