Марат Әхмәтов: Чистайда милли традицияләрне кадерләп саклыйлар һәм үстерәләр
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы, Татарстан Рәисе каршындагы татар теле һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Чистай районында булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: "ЯҮ" архивы
Сәфәр барышында ул муниципалитеттагы туган телләрдә белем бирүче мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты, шулай ук шәһәрнең берничә туристик объектында булды.
Программаның беренче тукталышы ХХ гасыр башындагы тарихи кызлар мәдрәсәсе бинасында булдырылган «Әмирхания» рухи-мәгърифәт үзәге булды. Бүген биредә ислам нигезләре, гарәп теле, ислам хокукы буенча дәресләр үткәрелә, фәнни очрашулар һәм конференцияләр оештырыла. Үзәктә төрле яшьтәге 200ләп кеше белем ала.
– Тыңлаучыларыбыз арасында нигездә яшүсмерләр һәм өлкән яшьтәгеләр, – дип сөйләде үзәк җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шиязданов. – Дәресләр төрле юнәлешләрдә алып барыла: рухи, мәдәни, тел өйрәнү. Кешеләр белем алсын өчен уңайлы урын булдырдык. Тыңлаучылар саны даими арта, чистайлыларның бу эшкә кызыксынуы зур.
Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов шәһәрдә җиде мәчет эшләвен, алар каршында ислам нигезләре укытылуын, ә «Әмирхания» үзәгендә тирәнәйтелгән белем бирелүен билгеләп үтте.
Үзәктә булганда Марат Әхмәтов «Нур» мәчете каршындагы курсларда татар теле өйрәнүче балалар һәм укытучылар белән очрашты. Ул халыкны туган телне үстерү буенча инициативалар белән активрак чыгыш ясарга чакырды.
– Без сезне һичшиксез хуплаячакбыз, – диде Марат Әхмәтов. – Чистайда бу юнәлештә бүген дә күп эш башкарыла.
Ул үзәккә интерактив такта сатып алу өчен сертификат тапшырды.
Аннары парламент җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Чистай шәһәренең 5 нче урта мәктәбендә булды. Биредә 1,2 меңнән артык бала белем ала. Мәктәптә татар телендә укыту һәм тәрбия бирүче сыйныфлар эшли, татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше музее булдырылган. Укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда һәм конкурсларда даими рәвештә җиңүчеләр һәм призерлар булып тора.
Марат Әхмәтов уку процессы, мәктәпнең методик материаллар белән тәэмин ителеше белән танышты һәм белем бирү учреждениесенә дә интерактив такта алу өчен сертификат тапшырды.
Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында ул сәүдәгәрләр тормышы атмосферасын чагылдырган заманча интерактив мәйданчык – «Купеческая усадьба» туристик комплексында булды.
Сәфәр нәтиҗәләренә йомгак ясап, Марат Әхмәтов муниципалитетның уңай үсеш динамикасын билгеләп үтте.
– Чистай бик динамик үсә: икътисады да, социаль инфраструктурасы да. Зур күләмле юл эшләре бара, тарихи-мәдәни объектлар торгызыла. Шәһәр икътисад үсешенә зур өлеш кертә, шул исәптән быел да, – диде ул.
Шулай ук ул татар телен һәм милли традицияләрне саклау юнәлешендәге эшкә югары бәя бирде.
– Ике учреждениедә дә тату һәм үз эшенә битараф булмаган коллектив хезмәт куя. Халык белән эшләүнең төрле формалары кулланыла – кечкенә балалардан башлап өлкәннәргә кадәр. Чистайлылар милли традицияләрне бик кадерләп саклый һәм үстерә. Чистай үзгәрә, һәм бу уңай үзгәрешләрне күрү бик күңелле, – дип йомгаклады Марат Әхмәтов.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев