Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Мәрҗани мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында гает-намаз узды

Казанның тарихи Мәрҗани мәчетендә Корбан гаете уңаеннан гает-намаз узды, анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Россия мөселманнарын Корбан гаете белән чын күңелдән котлыйм»

Төнге сәгать 3тә инде тарихи әл-Мәрҗани мәчетенең диварлары Коръән моңы белән тулды. Изге Китап текстын биш ел эчендә өйрәнгән 13 яшьлек хафиз Мөхәммәд Сәйфетдинов аятьләр укыды. Бу вакытта мәхәллә кешеләре гает вәгазе һәм җәмәгать намазын көтеп, гыйбадәт залларында урыннарын алды.

Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Беренче рәтләрдә аның янында улы Искәндәр, Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан баш казые Җәлил Фазлыев һәм башкалар да бар иде.

Гадәт буенча, бәйрәм чарасы Россия Президенты Владимир Путинның котлавын уку белән башланды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев