Яшәеш
Мамадыш-Әкилдә чишмәне яңартканнар
Быел Халыкара балаларны яклау көнен Мамадыш-Әкил авылында үзенчәлекле итеп уздырганнар.
Ташландык хәлдә булган Гайнулла чишмәсен Зөфәр Әбраров үз көче белән бик матур итеп яңарткан. Ә бәйрәм көнендә чишмә буенда балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйлар белән бергә, авылның әбиләрен чакырып зур бәйрәм ясаган: самавыр кайнатып, аш пешереп, табигать кочагында ял иткән, уеннар уйнаган. Бу балалар өчен тәрбияви чара да. Туган якның табигый байлыкларын саклау үсеп килүче буынга йөкләнә. Шулай ук Татарстанда Сулык зоналарын саклау елында бик тә кирәкле гамәл башкарганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев