Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мамадыш-Әкил җирлегендә сыерлар саны арткан. Сәбәбе?

Һәр эшне уйлап башкарырга, бюджет акчасын җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә! Бу табышмак түгел, ә авыл җирлеге башлыкларының девизы дисәм, каршы килүче булмас, мөгаен.

Финанс өлкәсендәге тотрыксызлык, дотация хисабына җан асраучы авыл җирлекләренә, чынлап та, ирешкән уңышларның әһәмиятен ныграк аңларга, планга кертелгән эшләрнең иң мөһимен генә сайлап үтәргә мөмкинлек бирә. Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллинның авылдашлары алдында хисап тотып сүзен нәкъ менә финанс мәсьәләсеннән башлавы юктан түгел. Сер түгел, нинди генә эшкә тотынсаң да, акча кирәк. Референдумда каралган 200 сум күләмендәге үзсалым акчасы авырлык белән җыела. Аеруча Татар Танаенда!
- 2014-2016 елда 200 сумны һәрберебез тапшырган булсак, 100 мең сум җыелып, республика 400 мең сум өстәп биреп, ярты миллион акчабыз булган булыр иде. Ә без бары 82 мең сум гына җыя алдык. Ерак барасы түгел, Мамадыш-Әкил зиратын төзекләндерүгә инде өченче ел һәр хуҗалыктан 1000 сум акча җыялар, кирпечтән бина салып куелды, акрынлап зиратны койма белән әйләндереп бетерәләр, - дип сөйли башлык.
Әлеге җирлектә үзара салым акчасына, башка җирлектәге кебек, таш юл җәелгән һәм быел да бу эш дәвам итәчәк. Төп проблеманың берсе - янгын сүндерү машинасы булмау. Узган ел өч йорт янды. Янгын сүндерү машинасы бар барын, әмма гаражны җылытырга, ягулыкка, машина йөртүчегә түләргә кирәк. Салкын гаражда торган машина, кабына алмау сәбәпле, өченче янгынга бөтенләй бара алмаган. Шуңа да җыенда янгын сүндерү машинасын тоту өчен үзара салым акчасыннан бүлеп бирү каралды. Бәла-каза һәркемгә килергә мөмкин. Аннан саклану өчен һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш.
Авылда яшәүче яшь гаиләләргә йорт салу өчен ярдәм итүче респуб­лика программасы барын беләбез. Бу мөмкинлектән Мамадыш-Әкилдә Йосыповлар, Татар Танаенда Садыйковлар гаиләсе файдаланган, алар
1 млн 200 мең сум күләмендә субсидия алган. Башлык башка яшь гаиләләргә дә бәхетләрен сынап карарга өндәде. Алар ярдәмгә килергә әзер. Авылда мөгезле эре терлек асраучылар саны да арткан. 2015 елда 197 баш булса, быел бу сан 200гә менгән. Фәнис Фәритович бу шатлык­лы күренешне сөт бәясенең 20 сумга күтәрелүе белән аңлата.
Авылда - эшсезлек. Бу мәсьәлә быел уңай якка чишелер кебек. Татар Танае авылында 400 башка исәпләнгән ферманы ремонтлау планга кертелгән. «Кызыл Шәрык Агро» ширкәте терлекләр кайтарса, яшьләргә авылда калыр өчен мөмкинлек булыр кебек. Менә шулай, Яңа елга яңа өметләр белән аяк баса Мамадыш-Әкил авыл җирлеге.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев