Мәктәп укучысының көн саен башын төйгәннәр
Аның әтисе сыйныф җитәкчесенә бу хакта әйтсә дә, ул берни дә эшләмәгән.
Алинә Иглин авылының 2нче мәктәбенә сентябрь аенда килә. Һәм укуның башыннан ук аның сыйныфташы София белән мөнәсәбәтләре киеренке була. Кыз Алинәне кимсетә, аның белән талаша, көн саен башына суга. Мотив гади: "миңа ничек киенүең ошамый", "син аңгыра".
Алинәнең әтисе мәсьәләне сыйныф җитәкчесе аша хәл итәргә тырышып каравын, әмма барып чыкмавын әйтә.
Моннан 3 көн элек Алинәне ашыгыч ярдәм машинасында бию белән шөгыльләнү өчен залдан алып киткәннәр. Ул инде баш авыртуына түзә алмыйча, аңын югалткан булган. Кызга ябык баш сөяге-ми җәрәхәте диагнозын куйганнар. Алинәнең әтисе полициягә гариза язган.
Кызлар өченче сыйныфта укый…
Фото: «Моя Уфа»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Посадить ее рожителей и ее , за то что так издевалась над Алиной.
0
0
1
0
3 нче класс баласы, усэ тошкэч анардан ни котэсен. Бер-берсе белэн дус булырга,начарлык турында уйларлыкта тугел бу яшьтэ. Хэзер куберэк кызларнын начарлыгын язалар,бер-берсен имгэтэлэр,сугышалар. Кая барабыз? Бик куркыныч.
0
0