Мәктәп директорларына укытучылар уңышлары өчен түләүләр расланды
ТР Министрлар Кабинеты белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә бер тапкыр түләнә торган түләүләр турында карар раслады.
Алия Гаязова фотосы, «ЯҮ»
Документка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган һәм республиканың рәсми хокукый актлар порталында бастырылган.
Карар буенча, 2025 ел өчен Татарстанның иң яхшы укытучыларына премияләр бирү конкурсында җиңүче педагоглар эшләгән мәктәпләр директорлары 30 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү алачак.
Чара башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмалары җитәкчеләренә кагыла. Түләү әлеге мәктәпнең укытучысы һөнәри конкурс җиңүчесе булган очракта каралган.
Бу максатларга акчалар 2026 елга планлаштырылган Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев