Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәп башка төрле булачак

Сентябрьдән Россия укучыларын сизелерлек үзгәрешләр көтә. РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы яңалыкларның тулы исемлеген хуплаган.

✅Уку атнасы флаг күтәрү һәм гимн җырлау белән башланачак. Моның өчен һәр мәктәптә укучылардан тупланган махсус байрак йөртүчеләр төркеме барлыкка киләчәк.
✅Атна саен «Мөһим сөйләшү» дәресе кертелә. Сыйныф сәгате форматында укытучылар балалар белән патриотлык һәм Ватанга мәхәббәт темаларына сөйләшәчәкләр. Югары сыйныф укучыларына Украинада махсус хәрби операция алып бару кирәклеге турында сөйләячәкләр.
✅Мәктәпләрдә кинодәресләр барлыкка киләчәк: балалар минис трлык тарафыннан тәкъдим ителгән фильмнарны караячак.
✅Икенче чит телне мәҗбүри укыту гамәлдән чыгарыла, «Финанс грамоталылыгы» мәҗбүри була.
✅ Төп фәннәр буенча дә реслекләр хәзер яңа стандартларга туры китереп эшләнәчәк.
✅Тарихны I сыйныфтан укыта башлыйлар.
✅8нче сыйныф укучылары һәм өлкәнрәкләр компьютер программалаштыру курсларын бушлай уза ала.
✅ Укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметәчәкләр. Хәзер укытучылар өлгереш журналларын алып барырга һәм дәресләргә әзерләнергә генә тиеш. Калган хисап тутыру буенча таләпләр төшереп калдырыла.
✅ Каникуллар 7 көннән дә ким булырга тиеш түгел.
✅Өй эшләре күләме аны әзерләү вакыты белән чикләнә. 1нче сыйныфта өй эшләренә бер сәгатьтән артык вакыт бирелә, 2-3нче сыйныфларда укучы өй эшләренә – 1,5 сәгать, 4-5нче сыйныфларда – 2, 6-8нче сыйныф укучыларының ул 30 минутка күбрәк, 9нчы сыйныфтан башлап 3,5 сәгать вакыт сарыф итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев