Яшәеш

Максат – бер, фикерләр – уртак

Узган атнада Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстанда булып китте.

Ул Татарстанның милләтара, динара һәм халыкара тынычлык территориясе буларак мөһим миссия үтәвен аерып күрсәтте.
Татарстанда гомер-гомергә халыклар дус һәм тату, бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Миләтара, динара дуслык, бер-берсенең инануына, мәдәниятенә, традицияләренә хөрмәт - бүгенге республиканың төп нигезе.
Күп гасырлык мәдәни һәм рухи мираска сак мөнәсәбәт, традицион әхлакый кыйммәтләргә таяну - Татарстанның алтын баганасы. Республика гасырлар дәвамында төрле халыкның күпмилләтле йорты буларак үсте. Татарстанда мөселман һәм христиан культурасы хәзинәләре, төзелеш сәнгате шедеврлары һәм изге урыннар урнашкан. Храмнар һәм мәчетләрне торгызуга респу­­­б­лика хакимияте аерым игътибар бирә. Моның символик мисалы 1932 елда шартлатылган Казан Изге Анакай соборын торгызу Болгар ислам академиясе төзелеше белән бергә алып барылуы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шуңа ярашлы указга кул куйды һәм шуның белән мөселман һәм христианнарның дини хисләрен бертигез хөрмәтләвен ассызыклады.
Казан Изге Анакай соборын торгызу тантанасында бу бик ачык күренде.
- Казан Изге Анакай соборын торгызу Болгар ислам академиясе төзелеше белән бергә алып барылачак. Бу - Татарстанда динара һәм халыкара тынычлык, дәүләт һәм дин арасындагы конструктив диалог үсеше, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
- Татарстанда бу - традиция: православ һәм мөселманнарның изге урыннарын торгызу даими һәм планлы алып барыла. Республика җитәкчелеге традицион диннәрнең һәр шәфкатьле, миһербанлы башлангычын күтәреп ала. Менә карагыз: христиан соборына нигез салганда дөньяның кайсы илендә мөселманнарның иң югары җитәкчеләрен күрергә була? Бары тик Россиядә генә. Без үзгә халык, һәм безнең көч нәкъ менә шунда! - диде Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл, Татарстандагы вәзгыятькә сокланып.
Татарстан милли фестивальләр һәм бәйрәмнәр үткәрүне традициягә кертүче регионнарның иң беренчесе. Казан балалар бакчалары Россиянең иң яхшы балаларга ике телдә белем һәм тәрбия бирүче учреждениеләре булып санала. Бу һәм башка мисаллар республикада һәр халыкның үзаңы, Татарстан халы­­­­­к­­лары арасында мәдәният үсеше өчен нинди шартлар тудырылуын күрсәтә.

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Максат – бер, фикерләр – уртак
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш