Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

«МАЯК» спорт комплексында «ПОЗиС» хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен зур спорт бәйрәме узды

Бердәмлектә — көч!

Бәйрәмне "ПОЗиС" АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов ачып җибәрде. Ул сәламәтлек, спорт һәм гаилә иминлеге предприятиенең мөһим өстенлекләре булуын билгеләп үтте. Программада спорт ветераннарын һәм Спартакиада җиңүчеләрен бүләкләү, аркан тартышу, эстафеталар, мини-футбол, гаилә ярышлары һәм ГТО нормативларын үтәү булды. Балалар өчен дә күңелле активлыклар оештырылды.

Көн дәвамында мәйданда күтәренке кәеф, дуслык һәм командалык рухы хөкем сөрде. Һәркем үзен бердәм зур завод гаиләсенең аерылгысыз өлеше итеп тойды.
Бу бәйрәм тагын бер кат шуны күрсәтте: көчле коллектив — ул һөнәри осталык кына түгел, ә үзара ярдәм, дуслык һәм уртак кыйммәтләр дә. Яңа хезмәт атнасына — көч һәм яхшы кәеф белән!

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев