Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Маяк» СК базасында «Звездная» чаңгы ярышы узды

«Маяк» СК базасында Зеленодольск муниципаль район башлыгы, Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев призларына уздырыла торган традицион «Звездная» чаңгы ярышы быел да гөрләп үтте.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигматуллин һәм районның чаңгы узышлары федерациясе рәисе Дмитрий Грузков бар иде.

 Чаңгы трассасында Татарстан һәм Марий Элдан килгән 180нән артык спортчы көч сынашты.
Ярышларда безнең горурлыгыбыз — Анастасия Доценко һәм Андрей Ларьков та катнашты.

Программада төрле яшь төркемнәре өчен 7 заезд каралган иде, ә старт сызыгына беренчеләрдән булып мәктәп укучылары чыкты. Һәвәскәрләр дә, профессионаллар да дистанцияләрне ышанычлы үтеп, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр! Котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев