Мәдәни үсеш үзәгендә беренче тапкыр балалар өчен «Йолдызлы җәй» иҗади сменасы уза
«Звездное лето» – иҗади сменасы «Мюзикл с нуля» форматында оештырылган.
Быел ул «Бремен музыкантлары» мультфильмы мотивлары буенча уза.
7 көн дәвамында үзәкнең тәҗрибәле педагоглары җитәкчелегендә балалар вокал, хореография белән шөгыльләнә, декорацияләр һәм костюмнар ясый, иҗади мастер-классларга йөри, саф һавада уйный, ә смена азагында мюзикл куя.
– Көндезге лагерьны оештыру идеясе безгә үзәкнең иҗат коллективы белән берлектә килде. Безнең төп максатыбыз – баланың иҗади потенциалын ачу һәм сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләү.
– Без төрле иҗади юнәлешләрне нинди форматта берләштерергә мөмкин дип уйладык, һәм бу мюзикл булырга тиеш дигән карарга килдек. Биредә балалар җырлый, бии, декорацияләр һәм костюмнар «тудыра» ала. Киләсе сменага да гаризалар кабул ителә инде, яшьләр яңадан үзәгебезгә кайтырга тели! Без көзге каникуллар вакытында да лагерь оештырырга планлаштырабыз, ә алга таба кышкы һәм язгы сменалар турында уйлыйбыз, – дип сөйләде үзәк җитәкчесе Эвелина Ямщикова.
Җәйге чорда лагерьга 7-11 яшьлек 60 бала йөргән. Бүгенге көндә үзәктә соңгы дүртенче смена эшли башлаган.
Исегезгә төшерәбез, Мәдәни үсеш үзәге 2022 елның җәендә ачыла. Учреждение Россиядә «Мәдәният» милли проекты кысаларында төзелгән беренче Мәдәни үсеш үзәге булып санала.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев