Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

Әллә каян күренеп тора – солдатта булган, диләр (+фото)

Чыннан да, армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләргә күз салыгыз әле: гәүдә ыспай, беләкләр тимер, йөз-бите акыллы.

Дамир Шаһиев хезмәт итәргә нәкъ менә Хәрби-һава гаскәрләренә җибәрүләренә шат.
Бер-ике айдан күбесе йөз процентка үзгәреп куя куюга, әмма киләчәге турында кайгырткан егетләр алга таба да тормышын кораллы көчләр өйрәткән тәртиптә алып бара һәм алар җайлы гына уңышлы яши.
Менә шулай «акыл өйрәтәсе» егетләр безнең районда 3137әү әле. Көзен 1083 егетне хәрби хезмәткә алырга җыеналар. 629ы шәһәр кешесе булса, 454е авыл егете. Яз көне шәһәр хәрби комиссариаты 190 егетнең биленә каеш салды. Хәзер исә - көзге чакырылышта кораллы гаскәрләр 266 яшел үзәнле белән тулыланачак. Аларның 183 тулысы белән хезмәт итәргә яраклы һәм үзләре дә китәбез, дип ашкынып тора. Ә менә 19 егетнең нервлары какшавын, 31енең башкалардан бик нык аерылып тору теләге зурлыгын, 12 баланың туганнарының үз-үзенә кул салуын, 177 кешенең отсрочкага хокукы барлыгын, 84 егетнең армиягә вакытлыча яки бөтенләй яраксыз булуын, 162сенең дәваханәдә тикшерелә башлавы һәм тикшерелеп бетмәве билгеле булды, моны чакыру комиссиясе ачыклады. Шулай итеп көзнең соңгы ае башланган көнгә нибары 62 егет кенә солдат шулпасы чөмерә башлады.
Россия Кораллы көчләрендә барган уңай үзгәрешләр хәрби һөнәр ияләренең дәрәҗәсе күтәрелүне тәэмин итте һәм бүген чыгарылыш укучылары арасында хәрби уку йортларын сайлаучылар да күп, быел алардан хәрби комиссариатка 53 гариза кергән иде. Хәрби комиссариат аларның барысының да шәхси эшләрен, сәламәтлеген тикшерде һәм 34енә генә хәрби уку йортларына керү өчен юллама бирде. Шуларның нибары 15енә генә курсант булу бәхете елмайды. Хәрби комиссар Рәмил Батршин белдерүенә караганда, 19 егет конкурс буенча үтмәгән, шулардан: физик әзерлек буенча - 2, БДИ буенча - 12, һөнәри сайланыш буенча -5.
Бүген армиягә китүче егетләргә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Ил алдында бурычын үтәгән егетнең йөзе пакь, йөрәге намуслы.
Гүзәл Минһаҗева
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев