Өлкәннәр ункөнлеге якынлаша. Елдагыча район һәм шәһәрдә олы яшьтәге хөрмәтле ветераннарыбыз катнашында бихисап чаралар уздырылачак.
Балалар музыка мәктәбе, «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге», район үзәк дәваханәсе
Материаль, социаль-көнкүреш, медико-социаль, психологик ярдәм күрсәтү буенча очрашулар көтелә. Район башлыгы ветеран хәрәкәтләре активистлары белән очраша. «Чиста тәрәзәләр», «Сезгә ярдәм итүебезгә шатбыз» игелек акцияләре уза. Район буенча ялгыз карт-карчыкларның хәлен белешү, ярдәм күрсәтү, аларга бәйрәм чаралары оештыру, медицина күзәтүен үткәрү, бушлай мунчаларда кабул итү оештырыла.
«Рәхәт» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе
60 яшьтән узганнар өчен сәламәтләндерү зарядкасы. 5нче балалар спорт мәктәбендә эшләүче пенсионерлар һәм лаеклы ялда булучы хезмәткәрләр өчен физкультура белән шөгыльләнү курслары.
Пенсия фонды
«Өченче яшь» университетында белем алучы 45 студент өчен курслар ача.
Яшел Үзән
«Олы буын вәкилләрен котлыйк» акциясе кысаларында шәһәр пассажир транспортында өлкәннәрне котлыйлар.
Социаль яклау бүлеге
Өлкәннәр социаль ярдәм күрсәтү буенча кызыксындырган сорауларны 4-16-62 кайнар линия телефоны аша шалтыратып белешә алачак.
Шәһәр һәм Мирный базары
Ял көннәрендә биредә оештырылган көзге ярминкәләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен ташламалы бәядән алырга мөмкин булачак. Кышка запас туплап калыр чак, хөрмәтле ветераннарыбыз, килми калмагыз.
«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»
Пенсиягә чыгарга җыенган кешеләр һәм лаеклы ялда булучылар өчен вакансияләр ярминкәсе.
Шулай ук өлкәннәрне эшләп чыккан предприятиегә, оешмага, учреждениегә чакырып бәйрәмчә тәбрикләү, алар хөрмәтенә концерт программалары оештыру, авыл җирлегендә зиратларга өмәләр ясау, һәйкәлләрне чистарту кебек изге эшләр каралган. Үлгәннәрнең - каберен, исәннәрнең кадерен бел, дигән хак сүзләр бу көннәрдә аеруча актуаль яңгырый. Апа-абыйларга, әби-бабайларга булган кадер-хөрмәт бу ункөнлек белән генә чикләнмәсен иде.
Нет комментариев