Яшәеш

Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә алдана

Кешеләргә алданмагыз, алданмагыз дип газета чыккан саен язып, кисәтеп торсак та, кызганычка, аларның саны кимеми.

Узган атна сводкасына карасаң, шундый нәтиҗә ясарга туры килә. Ярый әле өлкән кешеләр генә алданса, яшьләр дә кармакка эләгә. 26 яшьлек егет "ВКонтакте" интернет челтәре аша дустыннан акча күчерүне сорап язган хәбәр ала һәм киви-кошелек терминалы аша мошенникларга 8 мең сум акча күчерә. Гадәттәгечә, ДТП чыгарган улын "коткаручы" бу юлы да табылган. 66 яшьлек хатын шулай 25 мең сум акчасыннан колак каккан. Ә менә 80 яшьлек әби белән 24 яшьлек кыз акыллырак булып чыккан. Аферистларга ышанган булсалар, берсе - 30 меңеннән, икенчесе 250 мең сум акчасыннан колак каккан булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә алдана
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш