Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Лимонлы ташкабак кайнатмасы

Беренче тапкыр ташкабак (кабачки) кайнатмасын авыз итүчеләр аның нәрсәдән булуын да аңлата алмый, чөнки аннан ананас тәме килә.

Сезнең игътибарга да шундый варенье тәкъдим итәбез:
*ташкабак - 1 кг
*шикәр - 800 гр
*лимон - 1 данә
Ташкабакны юып кабыгыннан чистартабыз һәм вак шакмаклап турыйбыз. Шикәр кушып, согы чыгарга 10-12 сәгатькә калдырабыз. Лимонның кабыгын әрчеп, орлыкларыннан арындырабыз һәм вак кына итеп турыйбыз. Шикәрле ташкабакны утка куеп, кайнап чыкканнан соң 15 минут пешерәбез, аннары лимонны да кушып тагын 15 минут ут өстендә тотабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев