Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Лилия Муллагалиева тормышында нинди зур яңалык бар?

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева быел җәй көне тормыш иптәше белән икәү генә Кырымга ял итәргә барган иде. Бу сәяхәтнең нәтиҗәсе шул: Лилия тиздән өченче тапкыр әни булачак! Бу яңалыкны җырчының балалары ничек кабул иткән икән? - Улым Данилга - 12, кызым Ильвинага - 6 яшь. Балаларым - зур ярдәмчеләрем!...

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева быел җәй көне тормыш иптәше белән икәү генә Кырымга ял итәргә барган иде. Бу сәяхәтнең нәтиҗәсе шул: Лилия тиздән өченче тапкыр әни булачак! Бу яңалыкны җырчының балалары ничек кабул иткән икән?

- Улым Данилга - 12, кызым Ильвинага - 6 яшь. Балаларым - зур ярдәмчеләрем! Гаиләбездә бала көтелгәнен белгәч, барыбыз да сөендек.

- Өченче бала алып кайту теләге бар идеме, әллә бу "сюрприз" булдымы?

- Планлаштырган идек.

- Бала үстерү - җиңел түгел, бәби караулар онытылгандыр инде?

- Ничек тиз онытылган булса, шулай тиз искә төшә ул. Әлбәттә, бераз курку хисе дә бар. Алла ярдәменнән ташламас, дип өметләнәм.

- Ләкләкне кайчан көтәсез?

- Апрель аенда, Алла теләсә.

- Лилия, баланың кем булуын теләр идең?

- Миңа кем булса да ярый. Иң мөһиме - исән-сау булсын! Гел күз алдына китереп йөрим.

Лилиягә, аның тырыш гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел! Күпләр өчен ул үрнәк өлгесе булып тора! Яңа туачак сабый бәхет өстәп, исән-сау тусын!

Эльвира Шакирова

Чыганак - интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев