Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Лилия чәчәген үстерү

- Газета битләрендә файдалы киңәшләрне укып барабыз, рәхмәт. Лилия чәчәген үстерү турында да языгыз әле. Укучыгыз.

Утыртыр алдыннан лилия чәчәген, әгәр бәрәңгесе кипкән булса, 2-3 сәгатькә дымлы чүпрәккә төреп торыгыз.
Туфракны әзерләү
Туфракны 40 см тирәнлектә казырга, яхшы дренаж кирәк. Тирес яки фосфор-калийлы ашлама кертергә. Комлы туфрак булса, торф өстәргә, балчыклы булса - ком.
Әче туфракта лилия үсми. Аны киметер өчен туфракка агач комы
(1 кв. м га 200 гр) яки акбур (500 гр) кертергә кирәк. Туфрак гел дымлы торыр­га тиеш. Җәйнең икенче яртысында, чәчәк атып бетергәч, суны күп итеп сибү зарур.
Лилияне утыртканда шуны белегез: аңа кимендә 4 ел тияргә ярамый. Төрле сортларны төркемләп утыртырга, ягъни бер урында кимендә өч данә. Еш күчереп утыртканда лилия үсми.
Утыртканда шуны истә тотыгыз:
1.Лилия ике суганча тирәнлегендә утыртыла. Аралары 20 см.
2.Төпкә гравий салып калдырырга (дренаж яхшырсын өчен), аннары туфрак салына.
3.Соңыннан суганча утыртылып, өстенә туфрак салына һәм тыгызлап таптап куела.
4.Өстен азрак казып алып, ашлама салырга.
Теләкләр:
Суганчасы эрерәк булган саен тирәнрәк утыртырга кирәк;
Көз көне язга караганда суганчаны тирәнрәк утырталар;
Лилияне яз көне утыр­ту шуның белән куркыныч, бу вакытта тынычлану чоры үткән була. Кайбер сортлар икенче ел гына чәчәк атачак. Яз көне утыртканда ешрак су сибәргә. Суганча «борынланган» булса, аны тулысынча туфрак белән күмәргә кирәк, югыйсә кояшта көячәк.
Ашлама
Лилияне беренче тапкыр үсентеләре чыга башлагач ашларга кирәк. Алар өчен органик ашламалар яхшы:әчетелгән сыер тизәге, нитроаммофоска, аммиак селитрасы. Әчетелмәгән тирес белән ашларга ярамый.
Чәчәкләре нык торсын, авыруларга бирешмәсен дисәгез, агач көле дә бик яхшы. Аны сезонга 5 тапкыр кертергә ярый.
Җәйнең икенче яртысында калимагнезия кертергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев