Лилия Хәйруллина: «Балаларны социаль челтәрдә күрсәтмәү – минем теләгем»
Танылган җырчы Лилия Хәйруллинаның шәхси тормышы һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Гәрчә, ул тормышының бар нечкәлекләре турында сөйләргә яратмаса да, тамашачыларны гел көтмәгәндә шаккатырып куя белә.
– Лилия, сез җырлы гаиләдә үскәнсез. Сәхнәдә ничә еллык тәҗрибәгез бар инде?
– Кечкенәдән җырлап үстем. Әти-әниләр иҗат белән шөгыльләнгәч, аларның җырлар яздырганын тыңлап, бераз кушылып җырлап та ала идем. Үскәч, концертларда чыгыш ясый башладым. Нәсел һәм мохитем иҗат белән тыгыз бәйләнештә торгач, язмышка каршы тормадым.
– Әтиегез дә бик иртә китеп барган. Үкенечләр бармы? Аның соңгы көннәрдә әйткән сүзләрен хәтерлисезме?
– Күптән түгел генә әтигә багышланган китап чыкты. Кайвакыт шул китап аша әти дә безнең тормышны күзәтеп барган төсле тоела. Әтинең соңгы көннәрендә хәле бик авыр иде. Ул нәрсәдер әйтергә теләде, тик бернәрсә дә аңлашылмады. Бәлки, хушлашып каласы килгәндер. Әти күз алдымда өзелде, әби дә шулай булган иде. Андый мизгелләрдә яшәүнең мәгънәсе башка яктан ачыла. Сынаулар тормышка карашны үзгәртә. Узган елны үзем дә бик авыр хәлдә калдым.
– Нәрсә булды?
– Дүртенче балам белән йөклелек вакытым кыен булды. Беренчедән, сәламәтлегем какшады. Идән юганда егылдым, шуннан соң бала берникадәр вакыт бөтенләй селкенмәде. Мин чит илдә, берүзем...
– Аргентинага барып бала табу бик мөһим идеме?
– Бу улымның әтисе белән уртак карарыбыз. Шәхси сәбәпләребез бар иде. Моңа өстәп балага гражданлык та бирәләр.
– Сез – дүрт егет әнисе. Бишенчегә кыз алып кайту турында уйланмыйсызмы?
– Беренче балага авырга узгач, кыз булуын теләгән идем. Шулай да, малайлар тугач та, кәефем төшмәде. Малай булса, аны әзрәк яратасыңмы? Аллаһ Тәгалә кемне биргән, шуңа сөенергә кирәк. Иң мөһиме – сәламәтлек.
– Балаларыгызны бөтенләй күрсәтмисез. Бу кемнең теләге?
– Балаларны социаль челтәрдә күрсәтмәү – минем теләгем. Бала – кечкенә, ул күп нәрсәне аңлап та бетерми, аның үз фикере юк әле. Ә үскәч, ул: «Син ни өчен мине социаль челтәрләргә куйдың?» – дип сорый ала. Без балаларның фикерен алдан исәпкә алып, аларның киләчәге турында уйлап эш итәргә тиештер.
– Гөлдания ханым балалар белән ярдәм итә дип беләм. Сез аңа хезмәт хакы түлисезме?
– Барасы җирләрем булганда балаларны әни белән калдырам. Ул бик ярдәм итә, аңа чиксез рәхмәтлемен. Мөмкинлегебез булганда әнигә ярдәм итәргә тырышабыз.
– Сезнең аралар якынмы?
– Дуслар булса да, тулысынча ышанган кешем – әнием. Аңа барлык серләремне сөйли алам. Әмма тормышта авырлыклар турында еш кына әнигә әйтмичә калам. Аны борчыйсым килми. Шөкер, бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз.
– Үзегезне гел формада тотасыз. Серегез нәрсәдә?
– Бу мәсьәләдә мин бик төгәл кеше. Әгәр авырлыгым артса, туклануны рәткә кертәм һәм икенче көнне үк спорт белән шөгыльләнүләрне арттырам.
– Пластик операцияләргә дә шундый ук мөнәсәбәттәме?
– Пластика ясауны хуплаганым булмады. Мин бары тик маммопластика гына ясаттым. Бала тапкач, хатын-кызның организмы үзгәреш кичерә. Күкрәкләрне ясауның үз сәбәпләре бар иде.
– Лилия, йөрәгегез бушмы? Танышырга теләүчеләргә җавап бирегез инде.
– Йөрәгем буш түгел, сөйгән ярым бар. Әмма аңа карап танышырга теләүчеләр кимеми. Ир-атлардан игътибар булу начар түгел. Әгәр сезгә матур сүзләр язалар икән, шатланыгыз. Димәк, сез игътибарга лаек.
– Ә ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык бармы?
– Минемчә, бар. Кайвакыт ир-ат дуслар, хатын-кызларга караганда тугрырак та булып чыга әле. Әгәр мине ниндидер ир-ат белән күрсәгез, сөйгән ярым дип уйламагыз. Тормыш иптәшемне мин барыбер сер итеп саклаячакмын.
(Кыскартып алынды)
Илгизә Галиуллина. «Шәһри Казан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев