Лидия Фәртдинова: «Кияүгә чыкканда әнием, аяксыз ир белән ничек яшәрсең, булдыра алырсыңмы, дигән иде»
Аның кебек башка ир-ат юк! Тукай районының Мәләкәс авылында гомер итүче Лидия Фәртдинова әнә шулай ди. 25 яшендә, күкрәгенә кызын кысып тол калган ханым, ун елдан соң яңадан кияүгә чыга. Дөресрәге, хатыны белән аерылышкан, бер аяклы иргә димлиләр аны. Күпләр мең мәртәбә уйлар иде. Ә бүген Лидия язмышына рәхмәт укып яши.
– Беренче ирем дә бик акыллы иде минем. 21 яшемдә кияүгә чыктым, аңа 25 иде. Безне Чаллы таныштырды. Ул – Сарман егете, мин – Тукай кызы. Яратышып, гаилә кордык. Хатын-кызны хөрмәт итеп, кадерләп торучы кеше иде. Белемле дә иде. Эштәге хезмәттәшләре дә хөрмәт итте үзен. Тик гомере кыска булды. Кызыбыз туып, озак та үтмәде, яман чирдән үлеп китте. Хәзер менә ул чакларны уйлыйм да, үләсен белеп, ничекләр түзеп ятты икән, дим. 29 яшендә бит! – дип искә ала Лидия. – Яшәү белән үлем арасында ятса да, безне уйлаган ул. Бервакыт иремнең хәлен белергә дип заводтан җитәкчеләр килде. Алар нидер сөйләште. Шуннан соң ун көн дә узмады, безгә фатир бирделәр. Ул чакта заводта бушлай фатир бирү беткән иде инде. Җитәкчеләр үз акчасына алдылар. Без өчебез бер бүлмәле фатирга күчтек. Анда ирем 4 ай гына яшәп калды.
Лидия беренче иренә гомере буе рәхмәт әйтеп яши. Иренә генә түгел, аның туганнарына да рәхмәтле ул. Ничә еллар узса да, әлегә кадәр тату-дус булып, аралашып торалар икән. Лидия икенче тапкыр кияүгә чыккач та, аның бүгенге ире Венерны якын итеп, үзләренә чакырып, кунакка йөрешеп яшиләр.
– Каенанам да Венерны бик яратты. Кызым белән мине үз иткәне өчен рәхмәтләрен гел әйттеләр, – ди Лидия. – Икенче ирем белән дус кызым таныштырды. Бер елдан шәһәрне авылга алыштырдык. Төп йортка кызымны ияртеп кияүгә килдем. Каенанам белән яшәдек. Венерның миңа кадәр гаиләсе булган. Тик алар хатыны белән яшәп китә алмаганнар. Минем бәхеткә шулай булган инде, дим. Венерның беренче хатынына рәхмәтем чиксез. Әгәр ул аны ташламаган булса, мин бәхетле булыр идемме икән?!
Бәхет дигәннән, бу йортта яшәүчеләрнең барысы да тормышка сөенеп, шөкер итеп, һәр көннең кадерен белеп яши. 22 яшендә юл һәлакәтендә бер аяксыз калган Венерны башка хатыннар ирләренә үрнәк итеп тә куя икән. Кулыннан килмәгән эше юк.
– Бер дә тик тормый ул. Без Чаллыдан авылга кайтканда аларның йортлары кечкенә генә, искергән иде инде. Ирем үзе өй төзи башлады. Тәвәккәл кеше, куркып тормый. Әле дә йортның түбәсенә кадәр үзе алыштыра. Зарланмый, булмый миннән, дип тормый, – ди Лидия. – Венерның тагын бер яхшы ягы – кызымны чит итмәде. Хәзер Эльмирам кияүдә инде, ире белән бәбиләр үстерә. Венерга 40 яшь тулган көнне, Эльмира аңа «әти» дип эндәште. Үзе шулай теләде. Алар арасындагы ярату һәм хөрмәтне күрсәгез иде. Венерым кызымның «әти» дип әйтүенә шулкадәр сөенде. «Тормышымдагы иң зур бүләктер бу», –диде.
2003 елда Лидия белән Венерның уртак балалары – уллары Артур туа. Бала туу аларны тагын да якынайта.
– Каенанама бик рәхмәтлемен. Балаларны үстерергә булышты. 95 яшенә кадәр яшәде. Каенатамның беренче никахтан туган ике баласы да безгә кайтып йөри. Әтинең улы 6 яшендә Венерлар белән бергә яшәп, каенанама «әни» дип үскән. Әни белән шулкадәр рәхәт иде. Әле дә сагынам. Беркайчан да бер-беребезгә авыр сүзләр әйтеп, ямьсезләнмәдек. Хәер, Венер белән дә сүзгә килгән юк. Хәтта, тавыш күтәреп сүз әйтешкәнебез дә булмады. Булмасын да! Ачу килгән чаклар булмый тормады инде. Әмма андый чакта пышылдап әйтешергә өйрәндек. Өйдә әни булганга шулай итә идек. Хәзер инде бер-беребезгә үпкәлисе дә килми, ачу да чыкмый, – ди Лидия. – Венерның бер аягы югын бөтен кеше белә. Протезын кайчак кия, күбрәк култык таягында йөри. Кияүгә чыкканда әнием дә, аяксыз ир белән ничек яшәрсең, булдыра алырсыңмы, дигән иде. Венерым аяклыларны да уздыра әле. Тормышның якасына ябышкан кеше ул.
Чыганак/фото: Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев