Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Лицейга һөҗүм иткән укучыны туктаткан җыештыручыга 500 мең сум түләячәкләр

Мәктәп укучысы һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән Түбән Кама шәһәре 37нче лицей җыештыручысы Алсу Әнәсовагa 500 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

Фото: ТАСС

Аның сүзләренчә, Алсу Әнәсованың гамәлләре һөҗүм итүченең игътибарын читкә юнәлтергә мөмкинлек биргән, бу исә тагын да җитдирәк нәтиҗәләрне булдырмаска ярдәм иткән. Беляев шулай ук зыян күрүченең хәле тотрыклы булуын, аның гомеренә куркыныч янамавын да өстәде.

Моннан тыш, ул мәктәп персоналының куркынычка оператив рәвештә җавап бирүен ассызыклады: директорның радио аша эшләүче урынбасары тревога игълан иткән, укытучылар һәм укучылар кабинетларда яшеренгән, ишекләрне бикләгән һәм махсус хезмәтләр килгәнче имин урыннарда калган.

Вакыйга 22 гыйнварда була: 7нче сыйныф укучысы лицейга пычак алып керә һәм техник хезмәткәрне яралый, аннары сигнал җайланмасыннан ата, үзе дә зыян күрә. Үсмерне Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлый, хәзер ул хастаханәдә.

Россия Тикшерү комитеты үтерүгә омтылу һәм битарафлык фактлары буенча җинаять эше кузгаткан, һөҗүм итүченең мотивлары ачыклана. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев