Ленин урамында бала янына коткаручылар чакыртылган
1–7 сентябрьдә янгын сүндерү хезмәтенә 7 чакыру килгән.
Шуларның 2се ялган булган. Янгын очраклары теркәлмәгән.
Ленин урамында сукбай этләрдән куркып, агач башына менгән малайны төшерергә дип коткаручылар чакыртылган.
Коткаручылар Татарстан, Столичная, Ленин урамнарында бикләнеп калган балаларны чыгару өчен фатир ишекләрен ачарга барган. Зыян күрүчеләр булмаган.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев