Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әлегә – имтиханнар, аннан – бәйрәм

Килде ул көн. Уку елы буе куркып, дулкынланып көткән имтиханнар башланды. Чыгарылыш укучылары өчен узган атнада соңгы кыңгырау шалтырады. Быел IX сыйныфны - 1379 укучы, ә XI классны 421 егет-кыз тәмамлый.

БДИ ны унберлеләр бу атнада сайлап алынган география һәм информатика фәнен бирүдән башлады. Чәршәмбе иң катлаулы сынауның берсен математиканың база өлешен тапшырдылар, ә бүген профильле юнәлештә укыганнар бирәчәк. Имтиханнарның соңгы көне 19 июньгә билгеләнгән. Быел XI сыйныфтан - 2, ә IXдан 8 укучы имтиханнарны, төрле сәбәпләр аркасында, өйдә тапшырачак. Бу хакта мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева дүшәмбе киңәшмәсендә җиткерде. Төп вакытта бирә алмаучылар өчен резерв көннәр 20-23 июнь көннәренә билгеләнгән.
Ә инде чыгарылыш кичәсе 23 июньдә «Родина» музыка театрында узачак. Биредә үк 2017 елның чыгарылыш балы патшабикәсе сайланачак. Финалга 10 чыгарылыш сыйныф гүзәле узган инде. Монда, әлбәттә, чибәрлек беренче урында түгел. Аларның барысы да укуда, мәктәп тормышында һәм гомумән бар яктан актив булган кызлар. Араларыннан иң-иңен билгеләү тавыш бирү буенча да ачыкланачак. http://vk.com/club122911092 рәсми төркеменә кереп, күңелегезгә хуш килгән чыгарылыш гүзәле өчен тавыш бирә аласыз. Тавыш бирү өчен бүген соңгы көн. Ә әлегә зур сынау күперен узасы, уңышлы гына имтиханнарны биргәч, чыгарылыш кичәсендә рәхәтләнеп бәйрәм итәргә дә була.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев