"Ледокол" беренче урында!
12 февральдә Яшел Үзән Боз сараенда спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Фәрит Зәйнуллин истәлегенә багышлап 2008-2009 елгы яшүсмерләр командалары арасында хоккей буенча Ачык беренчелек узды.
Беренчелектә "Ледокол" (Яшел Үзән), "Арктика" (Буа) һәм "Мотор" (Красногорск) командалары катнашты.
Уен матчлары нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
- 1 урын - Ледокол. Команданың тренеры Зөфәр Сабитов.
- 2 урын - Мотор.
- 3 урын - Арктика.
Шулай ук иң яхшы уенчылар билгеләп үтелде:
- иң яхшы капкачы - Динар Емаков (Буа),
- иң яхшы сакчы - Артём Майоров (Красногорск),
- иң яхшы һөҗүмче - Александр Науменко (Яшел Үзән).
Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев