Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Әле вакыт бар, дип, сузмагыз

Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге мәдәни үзәгендә социаль пакет мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды. Сорауларга үзәк район дәваханәсенең баш табибы урынбасары Дамир Җәләлетдинов җавап бирде.

Ул авыруларны һәм аларның якыннарын пакеттан баш тартмаска өндәде. Авыру көчәеп киткән очракта социаль пакет - авырудан котылуның беренче сәбәбе булырга мөмкин. 1 октябрьгә кадәр баш тартып, 2 октябрьдә каты чирләп киткән авырулар бар.

Дамир Җәләлетдинов федераль ташламаларга хокуклылар игътибарына әнә шул хакта җиткерә. Әле иртәрәк бит дип әйтергә ашыкмаска, бу хакта хәзердән үк уйларга вакыт. Социаль пакет алу-алмауны сентябрь ахырына хәл итеп, бер карарга килергә кирәк булачак.

Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

медицина, санатор-курорт һәм транспорт.

Агымдагы ел өчен социаль пакетның бәясе 1048 сум 97тиен тәшкил итә. Шуның 807 сум 94 тиене - даруларга, 124 сум 90 тиене - санаторий-курорт юлламалары алуга, 116 сум 04 тиене тимер юл транспорт белән дәвалану урынына бару һәм кайту өчен каралган.

Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы кешегә айлык акчалата түләүләр билгеләнгәч барлыкка килә. Шуннан соң ул кеше соцпакеттан өлешчә яки тулысы белән баш тарта икән, аңа 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә килеп гариза калдырырга кирәк булачак. Шулай ук акча урынына соцпакет алырга дигән карарга килгән пенсионер да сентябрь ахырына кадәр безнең идарәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гариза киләсе елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Әмма социаль пакеттан баш тартып, акчаны сайлар алдыннан ныклап уйлануыгыз кирәк. Уйламаган хәлләр килеп чыга. Авыру сорап килми, кыйбатлы дарулар кирәк була. Пакетны сайламаган очракта барысын да сатып алырга туры киләчәк. Алар шикаять белән хакимият органнарына баралар, социаль киеренкелек тудыралар. Ә пакетны сайлаган очракта 766 сумлык кына түгел, ә тиешле барлык дәваны дәүләт күтәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев