Һәлакәттә үлгән 3 яшьлек баланың гәүдәсе 8 чакрым ераклыкта табылган
Кичә, 31 октябрьдә, Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында Airbus A-321 самолеты һәлакәткә юлыккан урында эзләү эшләре дәвам итә.
Мисыр коткаручылары өч яшьлек кыз баланың үле гәүдәсен һәлакәт булган урыннан 8 чакрым ераклыкта табылуы хакында хәбәр итте. Хәзер эзләү эшләре төп һәлакәт булган урында гына түгел, ә аннан 15 чакрым ераклыкта да алып барыла. Кайбер үле гәүдәләр еракта да табыла, ди коткаручылар. Төш вакытына 175 кешенең үле гәүдәсе табылу хакында хәбәр ителде.
Ә илдә бүген матәм көне. Һәлак булучыларның якыннары белән бергә бөтен халык кайгыра. Санкт-Петербург аэропортында көн дәвамында чәчәкләр китерәләр...
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Фото: rg.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев