Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә ярышларда - безнекеләр!

Хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланган газ-төтен саклау хезмәте звенолары арасында ел саен үткәрелә торган республика ярышлары быел Иннополис шәһәрендә узды.

Бу ярышта Казан, Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Иннополис һәм башка шәһәрләрдән газ-төтеннән саклау звенолары катнашты. 1 нче урынны Иннополис шәһәренең 8 нче янгын сүндерү часте егетләре ала. Ә менә шул егетләр арасында безнең авылыбыз егете – Сирин Ганиев та катнаша. Чыннан да зур горурлык бит, безнең авылда шундый батыр, курку белмәс егетләребез бар. Сиринне бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа киләчәктә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.

Сирин бик акыллы, тәртипле егет. Ул армия хезмәтеннән кайткач шәһәргә китеп тормый, авылда төпләнеп кала. Үзенә яр итеп бик сабыр, чибәр шәһәр кызы – Айгөлне сайлый. Алар бүгенге көндә ике ир бала үстерәләр. Айгөл шәһәр кызы булса да, барлык каникуллары авылда әбисе белән бабасы янында үтә. Шуңа күрә аңа авыл тормышы ят түгел. Айгөлнең әнисе үзебез авылныкы.

Шушы ярыш турында инстограм челтәреннән күреп алдым да, Сириннең үзен күреп сорауларымны яудырдым.

“Без бу ярышта барлыгы 16 команда, Һәрбер командада 4 әр кеше катнаштык. Ярышлар теорияне белү һәм практик өлешләрдән торды. Теоретик өлештә звенолар личный составларың (билетлар алып) алар вазифасына кагылышлы документларны, шәхси саклану чаралары белән эш итә белү турында белемнәр тикшерелде. Ә бәйгенең практик өлеше ярышучылар өчен төрле каршылыкларны эченә алган 5 этаптан торды. Без бу этапларны тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарырга тиеш идек . Һәм барлык авырлыкларны үтеп, сорауларга дөрес җавап биреп безнең команда 1 нче урынга лаек булды. Шулай алдынгы урыннарны алып кайтырбыз дигән өмет белән килгән дә идек инде. Чөнки без бу бәйгегә ике ай, бер дә туктамыйча әзерләндек. Сменадан чыккач та кала идек. Шуңа күрә эшнең нәтиҗәсе дә бик уңышлы булды” – дип җиңүе белән горурланып сөйләде Иннополис шәһәрендә янгын сүндерүче булып эшләүче авылдашыбыз Ганиев Сирин.

Чыннан да, бүгенге көндә янгын сүндерүчеләр сафында торган кешеләр куркыныч, әмма бик тә мөһим эшне башкаралар. Янгын сүндерүчеләр, гадәттән тыш хәлләрдә чын батырлык күрсәтеп, халык милкен, кешеләрнең гомерен коткарып калалар. Алар олы хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев