Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ләйсән Гыймаева сәламәтлеге турында: «Тикшеренергә йөрим, әмма…»:

Җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән.

Җырчы 2 ел элек үзенә куркыныч диагноз куелуы, операцияләр кичерүе турында сөйләгән иде. Шул сәбәпле, аның сәламәтлеге белән кызыксынганнар.

«Бер килеш, рәхмәт. Хәзер елга бер тикшеренергә чакыралар. Мин аларны көтеп тормыйм, үзем барам. Күптән түгел МРТ уздым. Хәзер менә колоноскопия узарга йөрим, әмма куркам.

Тормышымда 2 ел элек онкология дигән этап булды. Авыр, катлаулы чор булып истә калган. Хәзер дә гел тикшеренеп торырга тырышам, әмма гел аның турында сөйләп, басым ясап торасым килми. Елмаеп, һәр көннең туганына шатланып яшәргә тырышам. Көн саен диярлек онкология белән очрашкан кешеләр белән язышам. Сынаулар артта калсын», – дип җавап биргән җырчы хәлен белергә теләүчеләргә.

Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"
Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев