Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ләйсән Гыймаева: «Балаларны татарча сөйләшергә ата-ана гына мәҗбүр итә»

Соңгы елларда чып-чын татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үсүче балаларның туган телебезне белмәве, ата-ана биргән сорауга русчалап җавап кайтаруы гадәти күренешкә әверелеп бара.

Җырчы Ләйсән Гыймаева әлеге проблемага карата үз фикерен белдерде.

- Без кызларыбыз белән өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Тырышабыз гына түгел, сөйләшәбез. Без авыл балалары бит, нигә алар белән русча сөйләшеп утырыйк инде. Әлбәттә, балаларга татарчага күчүе бик җиңел түгел. Мәктәптә дә русча укыгач, алар ике телне кушып сөйләшәләр. Тырышсалар, гел татарча гына да аралаша алалар, ләкин сөйләшүләре сыйфатлы татарча дип әйтә алмыйм.  

- Зәйнәп татар балалар бакчасына йөри, ләкин анда да балалар үзара русча сөйләшәләр. Зәйнәпне, бәлки, гел татарча гына укыта торган мәктәпкә бирербез дип уйлап торабыз. Булат белән шул хакта ныгытып уйлану өчен бер ел вакытыбыз бар. Олы кызларыбыз икесе дә рус мәктәбендә укыды. Милли мәктәптә уку бала өчен барыбер файдага булыр, дип уйлыйбыз.  

- Без үзебез татар мәктәбендә укыдык, безгә, киресенчә, русча укуы кыен булды. Хәзер исә балаларны русча укыталар, ә татарча сөйләшергә ата-ана гына мәҗбүр итә. Бу мәсьәләдә ниндидер алтын урталыкны табарга кирәктер, ди ул. 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев