Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көзге байлык – ярминкәдә

Көз ул ел буена җитәрлек азык-төлек запасы туплап кую чоры да әле.

Авыл һәм бакчасы булмаганнарга ярдәмгә ярминкәләр килә. Инде сентябрь башыннан бирле шимбә-якшәмбе көннәрендә Мирный һәм шәһәр базарлары янында ярминкә гөрли.
Нәкъ менә биредә яшел үзәнлеләргә кулай бәядән, яшелчәсен, итен, сөт продукциясен сатып алу мөмкинлеге бар. Кайберәүләр ял җиткәнне көтеп кенә тора.
- Без ел да шушы ярминкәләрдә кыш һәм яз буена җитәрлек яшелчә алабыз. Иң мөһиме экологик яктан чиста һәм үзебездә үстерелгән бит ул. Элек Бишбатманда җир участогыбыз бар иде. Инде олыгая баргач, анда йөрүе авырлашты, шуңа да бакчаны ташларга туры килде, - дип сөйли ярминкәдә йөрүче Фаягөл апа Сәлимова.
Ярминкә «Тура» сәүдә үзәге янында да оештырыла. Узган шимбәдә көн яңгырлы булса да, сатып алучылар күп, дәртле музыка ял кәефе өсти иде. Монда авыз суларын китерерлек азык-төлектән сәүдә рәтләре сыгылып тора. Җирле җитештерүчеләрнең ит продукциясен һәм яшелчәсен җаның теләгәнен алырга мөмкин иде. Олы Якедән килгән Лилия Әхмәтшакирова (рәсемдә) үз көче белән үстергән кәбестәнең килосын 13 сумнан сата. Шулай ук казны 1500 сумнан, индаутка - 800, бройлерны - 500 сумга алырга мөмкин иде.
Биредә Яшел Үзән фермерлары һәм бакчачыларыннан тыш, Кама Тамагы, Чүпрәле, Кайбыч районында үстерелгән яшелчәләрне алырга мөмкин. Кайбер сатучылар бушлай өйгә дә китереп бирә икән. Теләүчеләргә орлыклык бәрәңге, декоратив, җимеш агачлары үсентеләре дә сатыла. Кәбестә, йә булмаса бәрәңге кайдан алыйм икән дип аптырап йөрисез икән, ял көннәрендә базарга рәхим итегез. Үзебездә үстерелгән яшелчәне читтән кайтарылганы берничек тә алыштыра алмый.
Алия Гаязова.
Автор фотосы.
Тулырак - газетаның 80нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев