Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызым миннән акча «савып» яткан

...Үз балаңнан зарлану яхшы булмаса да, сөйлим әле, кызлар. Бер яктан шаккатсам, икенче яктан йөрәгем әрнеде...

Без ирем белән ике бала үстердек – кызыбызга – 24, улыбызга 17 яшь. Кызыбызны кияүгә биргәндә, хәзер инде аны без тәэмин итмәячәкбез, ире яхшы, бала-чага түгел – 28 яшь, тормышларын үзләре тартырлар, улыбызны гына аякка бастырасы калды, дип уйладык.

Әмма алай булып чыкмады. Кызыбыз бик еш һәм ярыйсы гына суммада акча сорый башлады. Якынча атнасына ике тапкыр. Башта 500 – 1000 сум (минем өчен бу «мелочь»), ә аннары 2-5 меңәр сум. Акчаның нәрсәгә кирәклеген төпченеп тормадым, күпме сорый – шуның кадәр бирдем. Яраткан балаңа ничек ярдәм итмисең инде. Мин ят кешеләргә дә булышудан баш тартканым юк, ә үз балаларым турында сүз барганда инде, бигрәк тә. Улымны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итәбез, менә «крутой» ноутбук алдык күптән түгел, йөри торган кызы белән чит илгә экскурсиягә барып кайттылар. Кызыма фатир кияүгә чыкканчы ук алган идек, туйга яхшы гына сумма салдык. Акчабыз бар, шөкер, эшләп, табып торабыз.

Күрәсең, сораган берен биреп, кызны азындырганбыз. Юристлыкка укырга кергән иде, тик томалдан өченче курста ташлады да, тырнак ясарга өйрәтү курсларына йөрде. Булачак ире белән танышкач, аның фатирына күченде, үзенекенә 12 меңгә яшәүчеләр кертте. Эшләргә беркайчан да атлыгып тормады. Ялкауланып, өйдә төрек, корея сериаллары гына карап, компьютерда уйнап ятарга яратты. Укып арыгандыр, берничә ай ял итәргә хакы бардыр бит, дип, мин аны гел аңларга тырыштым, якладым. Нинди һөнәр сайлаячагы турында сораштыра башлагач, хуҗабикә буласы һәм ире исәбенә яшисе килүен әйтте. Институттан китүенә ел узды, ә кызыбыз эшкә урнашмады. Зато, насыйбымны очраттым, кияүгә чыгам, дип шатландырды. Ул әлләни күп акча эшләми, 40 мең тирәсе. Әлегә кадәр фатир арендалап яшәгән, хезмәт хакының фәлән суммасы шуңа китеп барган. Өйләнгәч, кызымның фатирында яши башладылар, шулай итеп кызымның бер керем чыганагы бетте. Дөресен генә әйткәндә, ул бөтенләй акчасыз калды, иренең дә хезмәт хакын 30 меңгә кадәр кистеләр.
Бер ярты ел элек кызым үзенең «по-женски» авыруы барлыгын әйтте. Үзем дә аның кебек вакытта операция кичергәнем булганлыктан, хәленә кердем һәм акчалата ярдәм итәргә тырыштым. Бик тә оныкларым булуын теләдем.

Бервакыт яныма килеп, озак кына елап утырды, балабыз булсын дип тырышабыз, әмма юк, дип зарланды. Түләүле табибка бер бару ике меңгә якын, ә анализларның берсе-берсе 700-800 сум тора, ә иренең кыйммәтле дәвалануга суммалар бирергә мөмкинлеге юклыгын әйтте. Үзе эшкә чыгар иде, шушы проблемалар аркасында депрессиядә икән.
Ярты ел дәвамында акча биреп тордым. Айга 10-30 меңнәр китте, кайчан ничек. Авыруына чыгымнар күпкә арта башлагач, үзебезгә дә күп нәрсәләрдә экономияләргә туры килде һәм мин кызыма башка, очсызрак табиб табарга киңәш иттем. Ул тыңламады.


Әле менә мондый хәл дә булды: бер көнне кызым күз яшьләренә буылып, үзенә операция кирәклеге турында хәбәр итте. Бәясе – 10 мең һәм аннан соң тернәкләнү өчен даруларга 3 мең кирәк, диде. Үзем аларга барырга булдым һәм докторга икәү барабыз, мин аның белән үзем сөйләшәм, дидем. Кызым теләмәде. Ә бер сәгатьтән соң, акча да кирәкми, дәваланмыйм да, кире уйладым, диде.
Шул вакыйгадан соң ул үзгәрде, йөзләре ачылып, күңеллеләнеп китте. «Больше ничего не хочу, займусь любимым хобби, а на болезень наплевать!» – диде. Мин кабат ярдәм итәргә теләдем. Диагнозы, дәвалану ысуллары турында сораштырырга тотындым. Тик ул миңа ачык итеп берни дә әйтмәде, һәрвакыт җаваптан качты, бу миңа гына кагыла, диде.
Менә шунда минем күңелемдә кызымның бернинди дә дәвалану узмаганлыгы, бернинди бала табарга планлаштырмаганнары турында шик туды (кияү иремә шул мәгънәдәрәк ычкындырган: аякка ныклап басмыйча бала тап­мыйбыз әле, дигән). Менә ике атна була инде, кызымның акча сораганы юк. Үз кирәк-яракларына миннән акча алып ятуына оятына көч килгән, күрәсең. Әз сумма да түгел бит!

Инде нишләргә белмим. Кызыма үпкәләдем. Әмма аның белән араларны бөтенләй өзә алмыйм – бәгырь җимеше бит. Хет алдаламасын, турыдан, ничек бар – шулай сорасын иде акчаны, барыбер бирер идем бит. Ә болай үзенә ышанычны бетерде, йөрәгемә тиде.
Кемне дә булса шулай балалары алдаганы бармы икән? Бер бездә генә үсмәгәндер инде шундый ялкау һәм ялганчы кыз... Барына да үзебез гаепле булуын аңлыйм, әмма кабул итәсе килми.

Исемем Рушания.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев