Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызым көнләшә

Хөрмәтле редакция, зур сәламнәремне юллыйм һәм тормышымдагы бүгенге көндә барлыкка килгән мәсьәлә белән уртаклашасым килә.

Бәлки кемнең дә булса шундый хәлдә калганы бардыр.

Барысы да кызымның үз әтисе безне калдырып киткәннән соң башланды. Мин аны кабәхәт, түбән кеше дип әйтә алмыйм, юк. Чынлыкта ул минем балага узуыма әзер түгел иде. Аның әнисе үзенең күз карасыдай улыкаен ничек шатланып көткәне, җиңел генә күтәргәне һәм дөньяга китерүе турында сөйләгәне бар. Ә минем аныкыча «дөрес» килеп чыкмады. Тугыз көнлек йөклелек белән нинди сак­лануга яту? Элек балага узуларын да ике айдан гына аңлаганнар. Токсикоз – әлбәттә булган. Тик барлык йөклелек буена ике тапкыр, ә минем көн саен, ай-йай-йай. Ничек инде ул аңыңны югалтып егылу? Алай булырга тиеш түгел. Ничек инде өч атна буе кишер генә ашап торасың? Ә балаң үзенә тук­лану нәрсәдән һәм каян алырга тиеш? Ничек инде мин, хатын-кыз була торып, туй, ак күлмәк булыр­га тиешлеген аңламыйм һәм бөтен туган-тумачаны ике көн буе эчертеп- ашатырга теләмим? Ничек инде ул акчаларны врачларга һәм бала табуга калдырам?
 

Кыскасы, мин шулай итеп, туачак баламның әтисе хатыны була алмадым. Әнисенең тәти малае миңа өйләнергә теләмәде. Шуңа күрә ул ирне кызымның әтисе итеп язудан мин дә баш тарттым.

Ә ул артык таләп тә итмәде, чөнки мин алиментка бирә алмаячакмын, аңа уңай. Шулай да бу мөнәсәбәтләрдән миндә бер нәрсә калды. Һәм ул – балам алдында үземне гаепле сизү хисе. Аны йөклелек буе «дөрес» күтәрмәгәнгә, тулы гаилә һәм әти кеше белән «тәэмин» итә алмаганга. Менә шул җитешсезлекләр мине кызым алдында, аңа барлык нәрсәне булдыру өчен, йөзгә бөтерелергә мәҗбүр итте. Һәм бушлыкны бер-беребез белән тутырырга. Без гел бергә булдык, хәтта бер караватта йокладык. Минем «мин синең әтиең дә, әниең дә, һаваң да, җирең дә» дигән сүзләр тора-бара башка мәгънә ала башлады. Мин балам өчен тулы дөнья гына түгел, аның шәхси милкенә әверелдем. Әмма һәр яңа көн көтелмәгән нәрсә алып килә ала.
 

Сигез ел ялгызлыктан соң, минем юлымда лаек­лы ир-ат барлыкка килде. Ул минем начальнигым. Тол ир һәм балалары инде зурлар. Аның миннән олырак булуын аңлагансыздыр инде. Әмма бу безнең мөнәсәбәтләрдә «плюс» дияр идем. Мине беркем дә тизрәк бергә йокларга ашыктырмады, сөйләгәннәремне тыңлый белде һәм аңларга тырышты. Шунда мин беренче тапкыр, синең турында кайгыртучы, сәламәтлегең турында борчылучы булуның рәхәтлеген тойдым.

Без бергә яшәү турында уйлый башладык. Менә шунда көтмәгән яктан каршылыкка юлыктык. Кызым яңа танышына башта бик сөенде, хәлләре, яңалыклары турында сөйләде, шатланып бүләкләрен алды. Ә Идрис мине җиңелчә генә кочып, битемнән үбеп алганны күргәннән соң, барысы да үзгәрде.

Биргән бүләкләрен, бер күрүдә яраткан курчагын кире Идрискә бирде дә, кырт борылып, үпкәләп бүлмәсенә кереп китте. Минем сораштыруларыма җавап итеп: «Ул абый миңа ошамый! Башка безнең өйгә килмәсен!» –дип кычкырды.


Мин аны җайлап та карадым, Идрис абыең бит синең турында да кайгыртырга тели, ул сине дә ярата, дип аңлаттым. Идрис үзе дә кызым белән сөйләшергә маташып, әниең бит сине элеккечә яратачак, мин синең әтиең булачакмын, шулай ук яратачакмын, дип карады. Тик ул тагын да үкеребрәк елый башлады.


Берничә тапкыр шундый сөйләшүләрдән соң, Идрис килсә, кызым бөтенләй бүлмәдәге бөтен әйберне кырыштыру гадәте алды. Минем дә сабырлыгым төкәнде һәм җыештырырга мәҗбүр итеп, кычкырдым. Нәтиҗәдә, икенче көнне бала мәктәптән өйгә кайтмады. Полициягә хәбәр имичә булмады. Алар кызымны автовокзалда таптылар.
 

Безгә психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Өч белгечкә бардык, кызым ник берсе белән сөйләшсен! Бер сүз белән әйткәндә, йомшак һәм юаш булып тоелган бала белән өйдә сугыш бара. Ул мәк­­тәптә дә җәнҗал куптара һәм укытучыларга, аны Идрис абыйсы кыйный, дип сөйли. «Кызым, синең мондый тәртибең аркасында мине ана хокукыннан мәхрүм итәчәкләр бит», дигәч, шаркылдап көлә һәм, аңа хыянәтем өчен хет шулай җәза алырсың, дип җавап бирә. Иптәш кызым боларны ишеткәч, балаңны психологка түгел, психиатрга алып барырга кирәк, ди.

Иң куркынычы, хәлнең артык тирәнгә китүеннән Идрис тә курка һәм киләчәктә бергә кавышу мөмкинлегенә шикләнә башлады. Ул бит әле уртак балалар турында да хыяллана иде. Әгәр дә кызым аңа шундый мөнәсәбәттә икән, бала туса ни кыланачак?! Шәхси тормышым җайлана гына дигәндә! Хәзер кызым миңа яратуны һәм бәхетле булуымны тыя. Нишләргә: психиатр­га барырга һәм дәвалау терапиясенә ризалашыр­гамы, әллә Идрис белән араларны өзәргәме? Аның белән танышканчы кызым минем шатлыгым булды һәм без гел уртак тел таба идек. Иптәш кызым әйтә, әлегә кызыңа белгертмичә генә очрашыгыз ди. Идрискә бу вариант ошамый. Ул әйтә, алай качып йөрерлек, законга каршы берни дә эшләмәдем, миңа сөяркә түгел, хатын кирәк, ди. Бу хәлләрдән үзем истеричкага әйләнәм ахры инде... Нишләргә?

Төпле киңәш өмет итеп, Дамирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев