Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Кызыклы матч

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең гамәлдәге һәм ветераннар  командалары арасында волейбол уены бик кызыклы булды. 

Волейбол матчы  ветераннар советы инициативасы белән ТР буенча МВДның «Динамо» спорт җәмгыяте  ярдәмендә оештырылды. Лидер команда  бишенче сэтта киеренке көрәштән соң гына билгеләнде. 3:2 исәбе белән милиция аксакаллары җиңде.  Чемпионнарга  күчмә кубок тапшырылды. Хөкемдарлар коллегиясе матчның төп герое итеп иң яхшы һөҗүм итүче – полиция капитаны Константин Гребневны һәм иң яхшы яклаучы итеп полиция майоры Оксана Яшинаны  таныды. Көрәш нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга истәлекле медальләр тапшырылды.  

Лилиана Славкина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев