Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызларның ак төстән курыкмаганын сайлагыз, егетләр

Өч еллар тирәсе элек кайнана булдым.

Баллар-майлар каптырып, ап-ак мендәрләргә бастырып йортыбызга кабул иттек киленне, бик күңелемә ятып бетмәсә дә. Аерым яшиләр әле ярый, бик күз алдымда түгел көн саен. Әмма килгән вакытта да кимчелекләр күренә инде. Артыннан әйберен җыя белми, кая салды – шунда аунап кала. Киемне үтүкләргә кирәген өйрәтмәгәннәр ахры, эләдән ничек алган, шулай кияләр. Өйләнгәнче улыма киертеп булмый иде андыйны. Инде әкренләп өстеннән ак күлмәк, ак футболка, ак ыштан, ак оекбашлары да төште – хәзер каралы-моралы әйберләр сатып алалар. Улым бер сүз әйтә алмый, тегесе бик тиз үпкәли. Менә б...м кайный инде. Ай-йай хәзер кызлар ялкау. Кул белән юмыйлар бит элеккеге кебек, ник ак төстән куркырга? Егетләргә шуны әйтер идем: кызларның ак төстән курыкмаганын сайлагыз, өстегез чиста, өегездә тәртип булыр. Кара кием кияргә яраткан кызлар – ялкау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев