Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызлар, мин дә сезгә күңел бушатырга булдым әле

#әйтәмәле

Тора-тора бу кешеләргә ачуым килә, билләһи! Сүзем шул: мусор баклары турында. Кешенең нинди икәнен беләсең килсә, мусор бакларына кара. Хөрмәтле, «хрюшки»! Ул чүбегезне савытка хәтле илтеп салырга кулыгыз авыртамы соң әллә сезнең?! Ә?! Ну, рәзве шулай ярый?!

Ни генә ташламыйсыз бит анда! Но нормально итеп ташларга була бит аны, ә тирә-якка гына ыргытып түгел! Неужели, шунда да аз гына баш мие­гезне эшләтмисез?! Сезнең арттан кем җыештырып йөрергә тиеш?! Силсәвитме? Аның башка эшләре дә муеннан!

Сез, әйе, әйе – сез аннары: «Ник авылны матурламыйлар? Мусорга батып ята», – дип суган суы агызып ятасыз ич!

Ә үзегездән башларга кирәк икәнне че-то тиз онытасыз име?! Сезгә беркем дә китереп, тоттырып бирмәс. Үзегездән башлагыз чисталыкны! Башкалар да иярер, авыл да чүпкә батмас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев