Кызлар, мин дә күңелемдәгесен, йөрәгемдәгесен әйтим әле, дип шалтыратуым
#әйтәмәле
Сезгә әйтәсе сүзләремне җиткерәсем килә.
Бик тырышып эшлисез, газетаны рәхәтләнеп укыйбыз, ВКонтакте белән Телеграм каналын күземне ачкач ук карап алам – иртүк хәерле иртәләр телисез, кичен матур теләкләр белән йокларга яткырасыз, көн дәвамында яңалыклар, кызыклы язмалар белән таныштырасыз.
Әмма газетаны берни дә алыштыра алмый! Киләсе елда да шулай матур гына чыгып торыгыз, ә без шатланып көтеп алырбыз. Рәхмәт сезгә, кызлар! Яңа елда яңа шатлыклар, бәхетләрегез күп булсын, исән-сау эшләгез!
Редакциядән: Хөрмәтле райондашлар, шундый шалтыратулар бик күп һәм бу безнең өчен иң зур бүләк һәм сөенеч! Безнең эшебезне шулай яратуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Бергә булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев