«Кыз колхозга аяк басмаячак!»
Күгәй мәктәбендә укыган чорда, җәйге каникул вакытында, сыер савучыларны, мәктәп укучылары ялга җибәрү гадәткә кергән иде.
Классташларым Рания Гатиятуллина белән Гүзәл Җәләлиева, Гөлсинә Гыйрфанова, Рәмзия Сәгыева, Резидә Хәйруллина белән җәйге лагерьда эшләгәнебез истә. Кемгәдер гаиләдә акча җитешмәгәннән дә эшләргә туры килгәндер инде.
Әле кечерәк классларда, Фәргать абый Мусин (мәрхүм, урыны җәннәттә булсын) автобус белән сыер савучыларны «дойка»га йөртә иде. Без ул вакытта агитбригада дигән концертларда катнашып, җырлап (миннән җыр юк инде, сүзләрен яттан белгәнгә алып йөргәннәрдер), биеп йөри идек. Фәргать абый классташым, күршем Розалия Ямалиева белән мине, әйдә җырлап йөрегез, дип утыртып китә иде. Ул автобуста, Әрә елгасы буенда урнашкан лагерьга җиткәнче, гел җырлап бара идек.
Сыер савучылардан Мәдинә Сафина, Дания Гайнуллина, Дания Минһаҗевалар оста савымчылар гына түгел, иң моңлы артистларны бер якка куярлык, җырчылар да иде. Сез аларны җырлап кына йөргән дип уйлый күрмәгез! Һич юк! автобус булмаган елларны, машина башында, яңгыр яуганда да, кояш кыздырганда да – алар бер көн калмый хезмәттә булды! Ул чакларның күңеллелеген берни дә алыштырмый.
Мәрхүмә Мәрзия әнине, беркөнне колхоз идарәсенә чакыртып, сыер саварга кеше җитмәгәнлектән, 25 сыер бүлеп биреп, 1нче фермага билгеләп, Гөлсәрия апа Гатиятуллина, Әминә апа Кашапова белән эшли башладык. Әнигә булышыр өчен җәйге лагерьга көн саен барырга кирәклеге, хэзер көн кебек ачык иде. Ул вакытта мин белгәне генә 6 фермада 25-30 савымчы иде. Менә шушы фермалар, өстәге һәм астагы лагерьларга бүленеп эшли иде. Әни фермасы астагы лагерьда булгач, мин дә аңа булышырга бара идем. Һәрбер савымчы өчен, өчәр терлек керешле тимердән ясалган станнарга сыерны куып кертеп, конвейер кебек савып чыгаралар иде. Менә шушы станга 25 сыерны кардадан кертүләренең иң авыры икәнен монда эшләгән кеше генә аңлыйдыр. Яңгырлы көнне аеруча күңелле иде: үзеңнең сыерыңны танымыйсың, пычракка баткан, аркасына һәрберебез өйдән буяу алып төшеп, буяган тамгалар инде үзенең сыйфатын югалткан була иде.
Савымчылар рәтен иң беренче әни, аннары Асия апа Камалиева, килен Дания, аннары кыз Дания, аннан соң Асия апа Сәйфуллина дәвам итә иде. Әле өч сыер сыярлык станнарны төзегәнче, фермадагы кебек, чылбырга бәйләп сава иделәр. Ул елны Шамил абый Гафаров, мәрхүм инде, өйләнгән ел. Илсия апа яңа килен булып килгән генә, сыерларны түгел, кешеләрне дә юньләп танымаган чагы. Илсия апаның туганы Гөлсу дустым булгач, мин дә сыер куышырга төшәм. Гомерендә сыер куганы булмаганга, Гөлсуның сыерга дип аткан балчык лары әллә ялгыш, әллә чынлап, Шамил абыйның башыннан ерак китми иде. Ә ул шулкадәр дә сабыр кеше, бер тапкыр сүгенеп сүз әйткәнен ишетмәдек. Илсия апа белән төшеп, бергә кайтыр иде.
Бервакыт сыер савучыларга «контрольная дойка» ясарга карар чыгардылар. Комиссия составында колхоз рәисе Галим Шәйхуллыч, агроном Навил Гыйләҗев, зоотехник Габдул абый Хәйбуллин һәм ферма мөдире Мөршидә апа Ихсанова. Шушы комиссия каршысында мин, авырган әни урынына сыер саварга төшкән 15 яшьлек кыз бала, сыер саву буенча мастер-класс күрсәтергә тиеш булганмын. Ә мине нинди курсларда кем өйрәтсен соң?! Кыскасы, Галим Шайхуллычка минем савуым тугел, сыер янына ничек килүемә кадәр ошамады, 15 яшькә кадәр сыерны уң яктан савалар дип уйлап, ялгышканмын икән.
Комиссия мине «браковать» итте, шул көнне үземне колхозга кирәксез икәнемә инандым. Әни иртән нәрәткә барып, «Кыз колхозга аяк басмаячак» – дип әйтеп кайтканнан соң, 10 классны бетергәч, колхоз стипендиаты булып, авыл хужалыгы институты турында мәңгегә онытып, сәүдә училищесының ишеген барып кактым. Әти мәрхүмкәем, колхоз сыерын сава алмадың, өйдәге сыерны саттырырсың ахрысы дисә дә, Аллам саклады, үлгәнче миңа рәхмәтле булды. Чөнки талонлы вакытларда кибетче һөнәре бердәнбер «престижный» урын иде.
Минем язмышны, теге станга дөрес кереп басмаган юньсез сыер тамырдан үзгәртеп, 180 градуска борып куйды. Бүгенге көнгәчә теге сыерга рәхмәтлемен, сыердан соң Галим Шәйхуллычка рәхмәтләремнең олысы, чөнки хәзергә кадәр колхоз акчасын санап утыручы хисапчы булыр идем. Мин бухгалтер булсам, әллә кайчан колхозы да, хужалыгы да бетәр иде.
Язмам ахырында, шул дәвердә эшләгән барлык савымчыларга, сөт ташучы Раил абый Гайнуллинга, бөтен ферма казанында кайнаучыларга исәнлек, бәхетле картлык телим. Арабыздан киткән авылдашларымның урыннары җәннәт түрләрендә булсын иде. Искә алуым дога булып барып ирешсен.
Зөлфия Хәйруллина. Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев