Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыяр бал бөркегәнне ярата

Теплицага үзлектән серкәләнүче кыяр гибридларын утырту отышлырак.

Гибридның төп сабагы да, ян сабагы да бердәй уңыш бирергә сәләтле. Уңышны арттыруның бер сере — теплицада углекислый газ күләмен арттырудан гыйбарәт. Моның өчен теплица эчендә яңа тирес, печән яки чүп үләне салынган сулы савыт торса әйбәт. Болардан бүленеп чыккан газлар серкәләнүгә, яралгы ясалуга булышып, уңышны бермә-бер арттыра. Сортларның төп уңышы янсабакларда ярала, төп сабакта серкәләндерүче ата чәчәкләр күбрәк була. Ачык грунтта үскән, бал кортлары, бөҗәкләр серкәләндергән сортларның кыяры тәмлерәк, әлбәттә. Кортларны җәлеп итү өчен, үсемлекләр өстенә әледән-әле баллы ширбәт сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев