Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Кытайдагы халыкара турнирда шәһәребез хоккейчылары уңышлы чыгыш ясады

Яшел Үзәндә үсеп килүче яшь хоккейчылар тагын бер зур уңышка иреште. «Ледокол» хоккей командасында шөгыльләнүче Кәрим Гыйсмәтуллин белән Хәсән Сәлахов Кытайның Пекин шәһәрендә узган халыкара турнирда катнашып, «GORBAN TEAM ACADEMY» командасы составында көч сынашты.

Бу мөмкинлек яшь спортчыларга очраклы гына бирелмәгән. Егетләрнең боз өстендәге осталыгын, тырышлыгын һәм зур потенциалын күреп, Евгений Горбань аларны үз академиясе составында әлеге дәрәҗәле турнирда катнашырга чакырган. Бу – яшь хоккейчылар өчен генә түгел, аларны әзерләгән тренерлар һәм Яшел Үзән хоккей мәктәбе өчен дә зур бәя.

Чит илдә узган ярышларда үз көчеңне күрсәтү, көчле көндәшләр белән очрашу – һәр яшь спортчы өчен зур тәҗрибә. Мондый турнирлар егетләргә осталыкларын арттырырга, яңа күнекмәләр үзләштерергә һәм киләчәктә тагын да югарырак үрләр яуларга мөмкинлек бирә.

Яшел Үзән егетләренең уңышлары артында зур хезмәт тора. Аларны спортка мәхәббәт белән тәрбияләгән, көндәлек күнегүләрдә осталыкларын чарларга ярдәм иткән «Ледокол» хоккей командасы тренеры Егор Рәхимуллинга да аерым рәхмәт сүзләре җиткерергә кирәк. Сборлар вакытында укучыларын чит илдә узган турнирга җибәреп, аларга зур ышаныч күрсәтүе яшь спортчыларның мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм иткән.

Без Кәрим Гыйсмәтуллин һәм Хәсән Сәлаховның Пекиндагы чыгышлары белән чын күңелдән горурланабыз. Аларга киләчәктә дә иң көчле командалар составында чыгыш ясарга, яңа үрләр яуларга, Яшел Үзән һәм Татарстан данын лаеклы якларга насыйп булсын.

Алга, егетләр! Яңа җиңүләр, зур уңышлар һәм матур спорт юллары сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев