Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыш Бабайның әкияти поезды Казанга 15 декабрьдә киләчәк

Казан-1 вокзалына поезд 9 сәгать 25 минутта килеп җитәчәк, һәм 19 сәгатьтә китәчәк.

Теләгән һәркем кышкы тылсымчының күчмә резиденциясен каршы ала һәм озата, вокзал территориясендә бәйрәм программасында катнаша алачак. Билет алучыларны поезд эчендә Кыш Бабай белән очрашу көтә.

Кыш Бабайның күчмә резиденциясе - уеннар һәм квестлар, вагон-кабул итү, вагон-ресторан һәм башкалар өчен вагоннардан торган махсус бәйрәмчә бизәлгән поезд.

Поезд тукталыш ясый торган һәр шәһәрдә балалар һәм аларның әти-әниләре бәйрәм чараларында катнаша, котлау открыткасы җибәрә һәм бүләк ала. Вагон-кибеттә Төньяк сувенирларын һәм тәм-томнарын сатып алырга, ә вагон-ресторанда - Кыш Бабай рецептлары буенча уникаль ризыкларны татып карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев