Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыш бабай ял итә! Ә "Яшел Үзән" редакциясе инде бүләкләр өләшә

Газетага языл һәм теләк телә! 10 абунәчене приз көтә! Кадерле дуслар! Без, гадәттәгечә, язылу декадасын башлап җибәрәбез.

Ә бу вакыт алтынга тиң, чөнки яраткан газетагызга ташламалы бәядән язылып кына калмыйча, кыйммәтле бүләкләр дә ота алачаксыз.

Бу күркәм традиция елдан-ел дәвам итә, әмма үз кыйммәтен югалтмый. Без сезне шәһәр һәм район яңалыклары белән таныштырып кына калмыйча, бәйрәмгә, кечкенә булса да, бүләк бирә алуыбыз, сезне шатландыруыбыз белән бәхетлебез.

Шуңа күрә, кадерле дуслар, 6 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр ташламалы бәядән "Яшел Үзән"газетасын язылырга ашыгыгыз! Ә без Кыш бабай булмасак та, ә сезнең теләкләрегезне Яңа елда гына түгел, киләсе 2022 елда да үтәргә тырышачакбыз. Бездән аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев