Кыш бабай бәйрәмгә дәшә Яңа ел программасы
Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр генә калды. Димәк, бәйрәм программасы белән таныша торсак та була. Өлкәннәр һәм балалар өчен дә кызыклы программа әзерләнгән.
«Авангард» стадионында шугалак ачылды. Ә төп чыршы тантаналы төстә утларын иртәгә,
25 декабрьдә, 15 сәгатьтә кабызачак. Бирегә килүчеләрне театральләштерелгән тамаша көтә, шулай ук сәүдә рәтләре, аттракционнар эшлиячәк.
25 декабрьдә 17.00 сәгатьтә
«Родина» паркында бәйрәм тамашасы узачак, ә 18.00дә – дискотека.
26 декабрьдә 12.00 сәгатьтә
«Авангард» стадионына рәхим итегез. Биредә төрле әкият геройлары белән кызыклы программа тәкъдим ителә.
Шул ук көнне 15.00 сәгатьтә «Каенлык» паркында Яңа ел шәһәрчеге ачыла.
27 декабрьдән Горький исемендәге мәдәни үзәктә Яңа ел әкияте башлана.
Әлбәттә, район җирлекләре дә читтә калмаячак. Бәйрәм концертлары, спорт ярышлары, төрле тамашалар белән без сезне социаль челтәрләребездә таныштырып барырбыз. Барчабызга да бәйрәм каникулларын күңелле уздырырга насыйп булсын.
- 2 гыйнварда 11.00 сәгатьтә «Горький» исемендәге мәдәни үзәк артистлары мөмкинлекләре чикле балаларга әкият күрсәтә.
- 2-9 гыйнвар көннәрендә «Горький» исемендәге мәдәни үзәктә, музыка театрында, сәнгать мәктәбендә, балалар музыка мәктәбендә, музей һәм сәнгать галереясендә спектакль, концерт, күргәзмә һәм мастер-класслар узачак.
- 3 гыйнварда 12.00 сәгатьтә «Авангард», «Родина» һәм «Каенлык» паркында күңелле стартлар, аттракционнар һәм анимацион программалар оештырылачак.
- 5 гыйнварда самбо һәм дзюдо буенча «Раштуа-2022» республика ачык ярышы Васильевоның «УНИКС» клубында ачыла.
- 6 гыйнварда 16.00 сәгатьтә «Маяк» спорт базасында район башлыгы Михаил Афанасьев призына «Йолдызлы-2022» кичке чаңгы ярышы оештырыла.
- 9 гыйнварда 17.00 сәгатьтә «Горький» исемендәге мәдәни үзәктә «Вифлеем йолдызы нуры» XIII Раштуа фес тивале гала концерты уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев