Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кырымга узган төндә 38 дрон белән һөҗүм иткәннәр

Украина хәрби көчләр (ВСУ) Кырымга 38 дрон белән һөҗүм иткән.

«Таврида» трассасы һәм Кырым күперен ябып торганнар, дип яза «Интерфакс». Күпергә инде кереп өлгергән автомобиль йөртүчеләр туктап торган.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, 38 дрон дә бәреп төшерелгән.

Shot каналы Феодосиядә төнге өчтә шартлаулар булуы турында яза.

Февраль аенда Украина хәрби разведкасы җитәкчесе Кирилл Буданов (террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән) видеомөрәҗәгать яздырды һәм «Кырымга сюрпризлар» вәгъдә итте, кешеләргә Кырым күпереннән файдаланмаска кушты. Украинаның Иминлек хезмәте җитәкчесе Василий Малюк «яңа сюрпризлар» булачак диде һәм Кырым күперен шартлатачакбыз дип янады.

2 мартта Кырымга кергәндә астына мина беркетелгән автомобильне туктаталар. Рульдә Херсон өлкәсеннән хокук сакчысы була. Бомбаны кем урнаштырганы әлегә билгеле түгел.

2 март кичендә Украина дронын Ленинград өлкәсендә бәреп төшергәннәр. Аэропорт вакытлыча туктап торды.

2 март иртәсендә дроннар Пискарев проспектындагы йортка бәрелеп шартлаган иде. 6 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза
Фото Интертат: иң популяр татар сайты сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев