Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә

Яшел Үзәндә урлауда шикләнелгән кеше кайнар эзләр буенча тоткарланган

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, дип әйтәләр. Кеше әйберенә кагылу, урлау ишеләрне хәзерге вакытта алай ук озак елларга сузмыйлар, бик тиз арада ачыклыйлар. Чөнки хокук сакчылары да йоклап ятмый, аларга ярдәмгә чаралар да хәзер күпкә күбрәк.

Күптән түгел полициягә Яшел Үзәндә яшәүче ике хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аларның берсе чәчтарашханәдән документлар, акча һәм алтын алка салынган сумкасы югалганын хәбәр итә, аның гомуми суммасы 14 мең сумнан артык була. Икенчесе подъезддагы коляс­кадан 3000 сум акча һәм наушниклар урлануы турында сөйли.

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре җинаятьчене ачыклый һәм тоткарлый. Ул 46 яшьлек яшел үзәнле булып чыга. Сораштыру барышында тоткарланган кеше үз гае­бен таный. Матди зыянны тулы күләмдә түләргә, ә шәхси әйберләрен зыян күрүчеләргә кайтарырга вәгъдә итә.


Хәзер бу кешегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган состав билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Шулай итеп тотылучы урланганнар белән баемаган да, әлләни акча да эшләмәгән. Ә менә репутациясен бик нык бозган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев