Эссе көннәр киләсе атна уртасында гына чигенә башлый әле. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, температура чәршәмбе көнне акрынлап төшә башлый. Ә җомга көнне көндез 22 градус кына булачак.
Бүген, 31 майда, Татарстанда 33, иртәгә - атнаның беренче көнендә 34 градуска кадәр эсселек көтә. 31 май - 2 июнь көннәрендә яшен һәм кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы да бар.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев