Яшәеш

Кызлар ни өчен ялгыз

Бүгенге көндә хатын-кызлар чибәр дә, уңган да, акыллы һәм укымышлы да. Ләкин күпчелеге үзләрендә шундый камил сыйфатларны туплаган булса да, ялгыз. Кызлар ни өчен ялгыз, проблема нидә соң? Ничек һәм кемгә кияүгә чыгарга? Бүген без бу хакта укучыларыбыздан сораштырырга булдык.

Илнур Гарипов, Яшел Үзән:
- Монда төп сәбәп гореф-гадәтләр үзгәрүдә дип уйлыйм. Элек 20 тулуга кызларны ничек тә булса кияү­гә бирү ягын караганнар. Ә бүгенгә иреклек беренче урында. Әти-әниләр дә кызларын тормышка чыгарырга ашыкмый. «Әүвәл укуыңны тәмамла, эш тап, ныклап урнаш. Аннары кияүгә чыгарсың», - диләр. Ә моңа институттан соң, гадәттә, 2-3 ел вакыт кирәк. Ул вакыт эчендә кыз бала инде тәмам үз көчләренә ышанырга өйрәнеп беткән була. Үзеннән-үзе сорау туа - ә нәрсәгә миңа кияүгә чыгарга? Шулай кирәк булганга, таяныр кешемне эзлим, мәхәббәт кирәк, бала кирәк, мөнәсәбәтләр кирәк - җаваплар күп. Аларда буталмыйча төгәл җавап табу мөһим.
Азат Бикмуллин, Норлат:
- Кияүгә чыгу тормышта әһәмиятле адым ул. Хисләрне генә түгел, акылны да эшкә җигәргә кирәк. Монда бер конфликт туарга мөмкин: әйтик, бер кыз бай кияү турында хыяллана ди. Ә ул яраткан кеше андый ук хәлле булмаска да мөмкин. Ул шуңа борчылып, тәмам газапланып бетә. Мондый хәл булмасын өчен сез тагын бер кат үзегездән сорарга тиеш: мин нәрсәгә кияүгә чыгарга телим? Ир миңа башкалар каршында мактанырга кирәкме, яки мин сөйгән кешем янында бәхетле булырга телимме.
Сания Гайфуллина, Васильево бистәсе:
- Хәзерге яшьләрне характерларга сүзләр таба алмыйм. Без үзебез, аналар да күп очракта гаепле. Ни өчен дигәндә, бөтен йөкне үз җилкәбезгә алып, тормышка яраксыз кызлар тәрбиялибез. Юасын юабыз, үтүклибез, сөрәбез, балаларыбыз исән-сау булып үссен генә. Нәтиҗәдә, ялкау, үзсүзле, әзергә генә яшәргә күнеккән кызлар үстерәбез. Ә ирләргә үз әниләре караган кебек эшчән, тырыш хатын-кызлар кирәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Кызлар ни өчен ялгыз
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш