Пуховикны юар алдыннан, молниясен каптырып, эчке ягын әйләндереп куегыз. Әлеге өс киемен үзен генә юыгыз. Чын пуховиктан кер порошогы беркайчан да юылып бетми. Шуңа да сыек порошок кулланырга киңәш итәбез. Йоннары укмашмасын өчен, кер юу машинасында дүрт теннис шарын да әйләндерегез. Суның температурасы түбән булсын. Кимендә өч тапкыр чайкатыгыз. Пуховикны балконда киптерергә кирәк. Җылыту приборлары өстенә куя күрмәгез.
Нет комментариев