Һәрбер олы кеше хәзерге көненә балачакны узып килә. Балачак - безнең алдагы тормышыбызны билгеләүче барлык башлангычларның башы булып тора. Ата-ана нарасыен балалар бакчасына китерә. Ә анда тәрбияче сабыйның иң якын дустына, киңәшчесенә әверелә.
Мин тәрбияче сүзен һич икеләнми, ана сүзе белән тиңләр идем. Чөнки аны һәркем тирән ихтирам белән әйтә. Ничә яшьтә булуына карамастан, балалар бакчасына йөргән һәркем үзенең «икенче әнисен» зур рәхмәтләр белән хәтерендә саклый. Бездә дә хөрмәткә лаеклы хезмәткәрләр күп. Менә шуларның берсе, 23нче балалар бакчасында озак еллар эшләүче Гарипова Гөлсинә Галим кызы.
«Рәссамнар кебек үк, тәрбияче булып туарга кирәк», - дип язган Вебер. Бу хак сүзләр Гөлсинә ханымга бик туры килә. Аның хатирәләренә караганда, кечкенәдән үк курчаклары белән тәрбияче булып уйнарга яраткан.
- Балалар бакчасына йөри башлагач, тәрбиячеләрнең безнең белән «мәш» килүләренә кызыга, бү һөнәрдән дә кызыклырак, мавыктыргычрак берни дә юк кебек тоела иде. Үсеп җиткәч тә әлеге фикерем үзгәрмәде, - ди ул.
«Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый». Сократның бу сүзләренең дөреслегенә дә, хезмәт юлын балалар тәрбияләүгә багышлаган педагогыбызның мисалы дәлил булып тора. Ул Казан педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, үзе йөргән «Алтын башак»ка эшкә кайта.
- Бүгенгедәй хәтеремдә: беренче көнне төркемгә килеп керү белән нарасыйлар уратып алды. Алар зур кызыксыну белән миңа карап торалар. Шунда үз өстемдә нинди зур җаваплылык икәненә төшендем. Балаларның дөньяга карашы, акны - ак, караны - кара дип тануы, тәрбия һәм белем нигезләрен бирү - минем бурыч. Р.Фәхретдиннең: «Балачакта җибәргән хатаны төзәтергә еллар да җитмәс», - дигән сүзләре искә төште. Дөрес юнәлеш күрсәтә алырмынмы? Күзләренә карап, үземнең алар өчен ачылмаган галәм, барлык сорауларына җавап чыганагы, кызыксынучанлыкларын хуплаучы, яратучы икенче әниләре булуымны аңладым. Менә шул көннән алып 40 ел узып та киткән.
Безнең Гөлсинәбез үзенә барлык уңай сыйфатларны туплаган. Мин балалар бакчасы мөдире буларак бәяләп, аның түземлеген аналар сабырлыгы белән тиңләр идем. Ул шушы катлаулы чорда да шәхси мәшәкатьләрен читкә куеп, башкалар өчен яши. Авыр, ләкин кирәкле хезмәтенә вакытын һәм көчен кызганмый. Без - остазыбыз булырлык хезмәттәшебез белән уй-фикерләребезне уртаклашабыз, киңәшләр сорап киләбез. Ә ул һәрвакытта да ачык йөзле, киң күңелле - ярдәм итәргә һәрчак әзер. Рәхмәтебезне җиткереп, шуны әйтәсе килә: сабыйларның күңеленә Сез салган тәрбия орлыклары зур уңышлар бирсен, инде зур үсеп, чын кеше булганнарның ихтирамы рәвешендә үзегезгә кайтсын. Сезгә авырмыйча, тигезлектә гомер итеп яшәргә язсын.
Гүзәл Әгълиуллина, 23нче «Алтын башак»балалар бакчасы мөдире
Нет комментариев