Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

– Кыйбланың кайсы якта икәнен ничек белергә була?

– Яшьрәк чакта кәеф-сафа кылып йөргән вакытлар булмады түгел, булды инде. Хәзер мин намазга бастым, өйрәнеп бетереп киләм. Өйдә тиешенчә киенәм, әмма урамга чыкканда яулыкларга төренеп йөрмим, артымнан: «Менә элек ничек иде, хәзер абыстайга әйләнде», – дип әйтерләр кебек, әйт­кәннәре дә бар. Миңа ниш­ләргә?

– Яшьрәк чакта кәеф-сафа кылып йөргән вакытлар булмады түгел, булды инде. Хәзер мин намазга бастым, өйрәнеп бетереп киләм. Өйдә тиешенчә киенәм, әмма урамга чыкканда яулыкларга төренеп йөрмим, артымнан: «Менә элек ничек иде, хәзер абыстайга әйләнде», – дип әйтерләр кебек, әйт­кәннәре дә бар. Миңа ниш­ләргә?

– Игътибар итмәгез. Бу очракта гайбәт сөйләүчеләр зур гөнаһны үз өсләренә ала һәм Аллаһ кичерә алган кешеләрне алар кичерми булып чыга. Аллаһ, әлбәттә, гөнаһларны ярлыкаучы һәм кеше ихластан тәүбә итеп гамәлләре өчен үкенсә, яңадан шул гөнаһларга әйләнеп кайтмый икән, кичерә. Кайбер мөселман галимнәре арасында шундый яхшы традиция (гадәт) бар, әгәр дә кемдер алар турында начар сөйли, гайбәт тарата икән, алар бүләк сатып ала һәм бу кешегә бирә. Гайбәт таратучы кеше, табигый ки, мондый гамәлгә гаҗәп­ләнә. Галимнәр: «Әгәр син минем хакта начар сөйләсәң, мине гөнаһларымнан пакълисең һәм аларны үзеңә аласың», – дип аңлаталар иде. Мин сезгә үз юлыгызны дәвам итәргә киңәш итәм, чөнки без Аллаһка бер адымга якынайсак, ул безгә 10 адымга якыная.

– Кыйбланың кайсы якта икәнен ничек белергә була?

– Белгәнебезчә, Кыйб­ла – Мәккәдәге Тыюлык мәчетендә Кәгъбәгә таба юнәлеш. Безнең полосада, Россиядә бу көньякка карый. Компас алырга (мәсәлән, телефонда көйләргә), көньякка таба йөз белән басарга һәм 5-10 градуска уңга борылыр­га мөмкин – анда Кыйб­ла булачак. Гомумән, шәригать буенча Кыйбланы ничек табарга дигән кагый­дәләр бар. Беренчедән, намазның кайсы якка басып укылганын җирле кешедән сорарга кирәк. Әгәр дә андый кеше юк икән, яки якындагы кешеләр көньякның кайсы якта икәнен белмәсәләр, кояш, агачлар буенча чамаларга була. Якынча көньякны билгеләп, намаз укырга мөмкин. Әгәр дә намазны Кыйбла ягына карамыйча укыганы ачыкланса, яңадан укырга кирәкми. Әгәр дә ул, бәлки, белемле кешеләрдән сорамыйча, җирлек буенча ориентлашмыйча, намазны уңайлы урынга борылып укый һәм алга таба ул көнь­якка карамаган булып чыга икән, аңа бу намазны яңадан укырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев